Миңнеханов күрше республикалардан килүчеләрне карантинга җибәрергә кушты

Күрше төбәкләрдән Татарстанга килгән кешеләр мәҗбүри карантинга озатылырга тиеш. ТР Президенты республиканың муниципаль берәмлекләре белән узган эшлекле киңәшмәдә шундый фикер белдерде.

«Республикада вахта ысулы белән бик күп кешеләр эшли, киләләр һәм вазгыятьне катлауландыралар. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килүчеләр өчен генә түгел, гомумән республикага барлык килүчеләр өчен дә карантин кертергә кирәк», — дип билгеләп үтте ул.

ТР Президенты белән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина килеште. Аның сүзләренә караганда, күрше төбәкләрдә коронавирус белән хәл киеренке, Татарстанга читтән инфекция кертү куркынычы бар.

«Бездә Удмуртиядән Яр Чаллыдагы „Тэмпо“ заводында читтән кертелгән очрак бар инде. Сезнең игътибарыгызны башка төбәкләрдән хезмәткәрләрне җәлеп итүне мөмкин кадәр чикләргә кирәклегенә юнәлтәм, чөнки һәр килгән кеше потенциаль вирус йөртүче буларак бәяләнә. Һәрхәлдә, республика территориясендә эшләү чорында туган төбәккә кире кайтмыйча яшәү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк», — дип белдерде Патяшина.


Фикер өстәү