Әгъзам Гобәйдуллин: «Җирле үзидарә ул – фикердәшләрнең зур командасы»

21 апрельҖирле үзидарә көне. Бәйрәм итәр чак булмаса да, бүгенге язмабыз көнетөне авылда, халык арасында булучы, алар белән кулгакул тотынып эшләүче кешеләр турында булыр. Бүгенге шартларда муниципаль берәмлекләр ничек эшли? Ел башында куелган бурычлар үтәлерме, авырлыклар булмасмы? «Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам ГОБӘЙДУЛЛИН белән шул хакта сөйләштек.

:: Әгъзам Саматович, республикада муниципаль берәмлекләр советы эшчәнлеге ничек куелган, аларга нинди бурычлар йөкләнелгән?

– Республикада 956 муниципалитет бар, шул исәптән 2 шәһәр округы, 43 район, 39 шәһәр һәм 872 авыл җирлеге. Без авыл советларының шактыен саклап кала алдык. Бу исә халык белән кулга-кул тотынышып эшләргә мөмкинлек бирә. Җирле үзидарә ул – фикердәшләрнең зур командасы, алар халыкка уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен тырышалар. Безнең ассоциация Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре мәнфәгатьләрен кайгырта, аларның үсешенә һәрьяклап ярдәм итә. Төп рольне авыл җирлекләре башлыклары, халык белән турыдан-туры элемтәдә торучы җирле органнар көн саен халыкның мөһим мәсьәләләрен хәл итәләр. Алар республикада актив эшләп килүче үзара салым программасы, без уздыра торган конкурслар, грантлар ярдәме белән агымдагы һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итә. Озак еллар дәвамында җирле хакимият органнарының профессиональ кадрлар командасы формалашты, күп мәсьәләләрне бергәләп хәл итә алабыз.

:: Узган ел ахырында 2020 елга нинди планнар куелган иде? Елның авыр, катлаулы башлануын исәпкә алган очракта, аларның барысы да тормышка ашырыламы?

– Чыннан да, быел без илебез белән авырлык­лар кичерәбез, республика яңа катлаулы социаль-икътисади шартларда эшләргә мәҗбүр. Шуңа да карамастан, уңай нәтиҗәләргә омтылабыз. Барыннан да элек, авыр­лыкларга карамастан, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналарны лаеклы рәвештә уздыру – безнең бурыч, дип саныйм. Бу эштә бүген барлык муниципалитетлар, муниципаль оешмалар, активыбызның киң даирәсе катнаша. Ветераннарыбызга зур игътибар бирелә, якташларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында күбрәк сөйләргә, бу юбилейларның әһәмиятен яшьләргә җиткерергә кирәк. Башланып кына киткән «Безнең ишегалды» программасы кысасында күпфатирлы йортларда яшәүче кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртыр өчен тырышабыз, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү системасын камилләштерәбез, коммуналь хуҗалыкны карап тоту мәсьәләләрен хәл итү кебек эшләр башкарабыз.

:: Шулай да икътисади кризис куелган планнарга билгеле бер төзәтмәләр кертер инде. Нинди программалар зыян күрергә мөмкин? Әйтик, үзара салым программасы кыенрак булыр дип уйламыйсызмы, чөнки халыкның керемнәре кими бит?

– Бу очракта үзара салым программасында һәр кеше үз теләге белән катнашуын аңлау бик мөһим. Кайчан һәм ничә сум акча җыясын, аларны нинди максатларга тотасын – барысын да халык үзе хәл итә. Кагыйдә буларак, бу – юллар ремонтлау, су белән тәэмин итү, территорияләрне, чишмәләрне төзекләндерү, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзү һәм башкалар. Үзара салымның әһәмияте күренеп тора: халык төзекләндерелгән объектларга сакчыл карый һәм нәтиҗәдә үзләренә уңайлы яшәү шартлары тудыра. Иң мөһиме – үзара салым республика халкының ышанычын яулады. Шуңа күрә, нәтиҗә ясап, һәр кеше үз мөмкинлекләреннән чыгып катнашыр, дип ышанам.

:: Әйе, шулай, кайбер авыллар үзара салым акчасына юллар сала, зур төзекләндерү эшләре алып бара, ә кемнәрдер кеше башыннан 100 – 200 сум да җыя алмый. Бу бит авыл башлыкларыннан тора торган эш…

– Кабатлап әйтим: үзара салым программасында катнашу мәҗбүри түгел. Авыл җирлеге башлыгы халыкка сайлау хокукын биреп, аңлату эшләре алып бара. Акчаның нәрсә өчен тотыласын халык үзе билгели. Әйтик, узган ел үзара салым программасында республиканың барлык авыл җирлекләре диярлек катнашты һәм 242 миллион сум акча җыйды. Һәр сумга тагын 4 сум өстәгез – җитди саннар чыга. Программа – күп кенә мәсьәләләрне хәл итү өчен менә дигән ярдәм.

:: Бүгенге вазгыятьтә муниципаль берәмлекләр ничек эшли? Алар халык белән нинди аңлату эшләре алып бара?

– Килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, муниципаль хакимиятләр коронавирус таралуга юл куймау өчен төрле профилактик чаралар күрә. Җирле үзидарә органнары вазгыятьне һәм куелган бурычларның җитдилеген аңлап кабул итә, күрсәтмәләрне төгәл үти. Коронавируска каршы тору максатларында җирле халык белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла, тәкъдимнәр исемлеге эшләнде. Килеп туган вазгыятьтә һәр кеше үз сәламәтлегенә җаваплы карарга тиеш. Шулай ук әйләнә-тирәдәгеләргә карата да хөрмәт булырга тиеш.

:: Узган ел Россия Президенты авыл җирлекләре депутатлары керем­нәренә хисап тапшыру белән бәйле эшләрне гадиләштерде. Моның нәтиҗәлелеген ничек бәялисез?

– Даими эшләүче авыл җирлекләре депутатларының керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерү, иң беренче чиратта, авыл депутатларын, шул исәптән бюджет өлкәсендә эшләүче күпчелек хезмәткәрләрне артык кәгазь эшеннән азат итү өчен эшләнелде. Бу бик мөһим. Таләп­ләрне киметү, әлбәттә, урыннарда контрольнең йомшаруын аңлатмый. Моннан тыш, депутат биргән мәгълүматның дөреслеге тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерелергә мөмкин. Декларация ел дәвамында күчемсез милек, җир, машина яки кыйммәтле кәгазьләр сатып алган очракта биреләчәк. Әгәр дә кыйм­мәтле алыш-бирешләр ясалмаса, бу хакта төбәк башлыгына гади генә формада хәбәр итү дә җитә. Авыл советы депутаты булып торган кеше хезмәт хакы алмый. Киресенчә, халыкка ярдәм итү өчен үзеннән шактый чыгым да чыгарырга мөмкин әле. Закондагы үзгәрешләр нәкъ менә шундый депутатларга булышу һәм аларның эшчәнлеген нәтиҗәле итү максатыннан эшләнгән.

:: Әгъзам Саматович, бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр җиткерерсез?

– Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, сез кешеләргә ярдәм итәсез, тормышыбызны яхшырак һәм уңайлырак итәргә тырышасыз. Безнең ветераннарыбызга – күп еллар дәвамында урыннарда эшләүчеләргә, җәмгыять тормышының төрле этапларында халык проб­лемаларын хәл итүчеләргә, бүген дә яшь кадрлар тәрбияләүчеләргә, муниципалитетларның үсешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Язмышларын иҗтимагый тормышның бу мөһим өлкәсе белән бәйләгән һәркемгә бәхет, иминлек, барлык башлангычларда да уңышлар, районнарга, шәһәрләргә һәм авыл җирлекләренә тотрык­лылык һәм үсеш телим.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү