Казаннан көньякка поездлар йөрми: билет акчаларын кире кайтарырга мөмкин

 

Быел җәйге сезонга дип тәгаенләнгән 76 поезд көньяк юнәлешкә  юл тотмаячак. Алар арасында Казанны Адлер, Новороссийск, Анапа белән тоташтыручы поездлар да бар.  Бу хакта  Горький тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге исемлеккә түбәндәге поездлар керә.

№491\492. Казан-Адлер юнәлешендә. Казаннан 12 июньнән җөп санлы көннәрдә, Адлердан 14 июньнән җөп санлы көннәрдә китәргә тиешле поездлар.

№509\510. Казан-Новороссийск юнәлешендә.Казаннан 6 июньнән җөп санлы көннәрдә, Новороссийскидан 9 июньнән так санлы көннәрдә китәргә тиешле поездлар.

№375\117. Ижевск-Казан-Анапа юнәлешендә. Ижевскидан 8 июньдә җөп санлы көннәрдә, Анападан 11 июньнән так санлы көннәрдә китәргә тиешле поездлар.

№375\117 һәм118\376. Казан-Адлер юнәлешендә (башка юнәлешкә күчеп утырмый торган вагоннар). Казаннан 8 апрельдән 12 декабрьгә кадәр, Адлердан 10 апрельдән 12 декабрьгә кадәр туктатылачак.

Әлеге поездларга билет алып өлгергән пассажирлар  аларны башкага алыштырырга яки тулысынча акчасын алырга мөмкиннәр.

Шулай ук быел  май бәйрәменә өстәмә итеп билгеләнгән  53 поезд йөрмәячәк.  Бу, пандемия сәбәпле, поездларда йөрүчеләрнең булмавы белән аңлатыла.


Фикер өстәү