Россиядә бензинны күпләп сату бәясе төшкән

Бензин сату, табыш алу урынына, нефтьчеләрнең кесәсенә “суга” башлады, дип белдергән “Товар базарлары аналитикасы” генераль директоры Михаил Турукалов РБК чыганагы хәбәрчесенә.

Аның исәпләп чыгаруынча, компанияләр бер тонна АИ-92 бензинын сатудан 2,3 мең сум чамасы акчасын югалта. 13-19 апрель аралыгында Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында әлеге маркадагы бензин бәясе 11 процентка, яки 4,2 мең сумга арзанайган. Һәм инде 20 апрельдә үк Россиянең Европа өлешендә АИ-92нең бер тоннасы нибары 35,77меңәр сумга сатып җибәрелгән.
Шул ук вакытта, Турукалов әйтүенчә, бер тонна бензин сату өчен компания чыгымнары (акцизлар, демпфер. НДС һәм НДПИ буенча бюджетка түләүләр) 38,07мең сум тәшкил итә.
Дүшәмбе көнне май аенда сатылачак WTI маркалы нефть бәясе (Төньяк Америка нефте), тарихта беренче тапкыр буларак, “минус” ка кереп китеп, бер баррель өчен минус 40,32 доллар тәшкил иткән. Бераздан плюска кире кайткан-кайтуын… Тик бүген тагын шушы ук хәл кабатланган. Башта Нью-Йорк товар биржасының электрон сәүдә мәйданчыгында май аенда сатылачак нефтьнең бер барреле бәясе 0,01 долларга төшкән. Шуннан тагын “минус”ка кереп кереп киткән. Нефтьнең бәясез калуы “кара алтын” җитештерүчеләрнең үзләренә үк чимал сатып алучыларга түләргә кирәк булачак, дигәнне аңлата. Чималын сатып алсыннар өчен… Төньяк диңгездә чыгарыла торган Brent маркалы нефть бәясенең (июньдә сатылырга тиешле) дә бер барреле 25,38 долларга калган.

Уникенче апрельдә ОПЕК+ оешмасына керүче илләрнең май-июнь айларында нефть чыгару күләмен тәүлегенә 9,7 миллион баррельгә, икенче яртыеллыкта – 7,7 миллион баррельгә һәм шуннан соң 2022 елның апрель азагына кадәр – 5,8 миллион баррельгә киметү турында килешүләрен искә төшерик.
Әмма яңа килешү нефть базарын тулысынча тәртипкә салу мөмкинлеге бирмәгән шул әле. Бүген дөнья икътисадына коронавирус инфекциясе гаять зур йогынты ясавын дәвам итә. Инфекциянең таралуы, аерым алганда, бензинга ихтыяҗның кискен кимүенә китергән.


Фикер өстәү