Китапларны китереп бирәләр, барып аласы да юк

Мин Казанда яшим, бик китаплар аласым килә, ләкин үзизоляция чорында азык-төлек кибетләре генә эшли. Бәлки Казан буенча китапны китереп бирү бардыр? Аның тәртибе ничек? Шунысы бар, интернетны куллана белмим. Бу арада Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы турында сүз күп булды. Аны кайдан табып була һәм әлеге әсәр урысчага тәрҗемә ителмиме?

Гүзәл Галләмова. Казан

Әлеге сорауларга Татарстан китап нәшрияте баш мөхәррире урынбасары Венера Шәмсетдинова җавап бирә:

– Казан буенча китапны өегезгә китереп бирүгә заказ бирү өчен tki_marketing@mail.ru почтасына заявка калдырырга кирәк. Әгәр инде берничек тә интернетка тоташу мөмкинлегегез юк икән, +7 (987) 296-19-39 телефоны аша элемтәгә керегез. Сезгә һичшиксез ярдәм итәрләр.

www.tatkniga.ru сайтыннан файдаланучылар үзләре дә китапка заказ бирә ала. Моның өчен сайтка керергә, китапны сайларга һәм алу төрен (үзегез барып аласызмы, китереп бирсеннәрме) билгеләргә кирәк.

Узган ел ахырында Татарстан китап нәшрияты Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” китабын (төзүчесе, фәнни мәкалә, искәрмә һәм аңлатмалар авторы — Лена Гайнанова) бастырып чыгарды. Анда “Зөләйха” драмасы да керде. Быел бөек классикның “Девушка из Стамбула” дигән рус телендәге китабы дөнья күрәчәк (тәрҗемәчесе – Азалия Килеева-Бадюгина). Анда Г. Исхакыйның мөһәҗирлектә язылган әсәрләре керә. Ә «Зөләйха»ны рус теленә тәрҗемә итү безнең киләчәк перспективада тора.


Фикер өстәү