Нигә чирләдең, кара алтын?!

Сишәмбе көнне Американың нефть базарында көлсәң-көл, еласаң-ела дип әйтерлек хәлләр булды. Эталон WTI сортлы Америка нефтенең бәясе минуска китте. Май фьючерсларына бәяләрнең минус 38,4 долларга кадәр төшүе белән 20 апрель кешелек тарихына истәлекле дата булып язылып калды. Моны ничек дип аңларга, башка сыймый торган нәрсәне ничек сыйдырырга дип сорарсыз инде сез?

Кара алтын спекулянтларының уены гына бу. Берәү дә товарын алган өчен акча түләми, әлбәттә. Бер мичкә нефтьне сатып алучыларга 40 доллар түләп озаткан нефть компанияләре дә булмагандыр дип уйлыйк. Биржа сәүдәсенең чынбарлыктан ерак торуы турында гына хәбәр итә әлеге факт. Нефть башка барлык товарлар кебек үк ике төрле ысул белән сатыла. Без дүшәмбе көнне күргән минуслы бәя —  физик нефтьнеке түгел, ә фьючерслар — киләчәктә чыгачак нефть өчен килешү кәгазьләренең бәясе ул. Сишәмбе көнне май фьючерсларының срогы чыга иде, спекулянтлар май контрактлары өчен кәгазьләрне урнаштырып калырга ашыктылар, бәя шул сәбәпле минуска китте. Газета хәбәрчесе мондый сәүдә турында берничә тапкыр язган иде инде. Җитештерелмәгән товарларның фьючерслары (кәгазьләре) белән сәүдә итүне икенче төрле җил сәүдәсе дип тә атыйлар. Мондый сәүдә белән гигант масштабта акчалар да эшләргә була, бер сәгатьтә ыштансыз да кала аласың. Май фьючерсларның бәясе минус 40 долларга тәгәрәгәндә,  WTIның июнь контрактлары 22 долларга, Uralsныкы 26 долларга төзелде, мәсәлән. Россиянең Urals маркасы да дүшәмбе паникасында минус 2 долларга диярлек төште.

Нефтьне фьючерслардан тыш, спот-базарда да саталар. Монысы аның реаль бәясен чагылдыра торган сәүдә. Товар сатучы товарын бирә, алучы акчасын түли. Спот-базар менә шулай сәүдә итә. Фьючерсларга бәя минуска киткәндә, кара алтынның спот бәясе Brentныкы 18,5 доллар тирәсендә тирбәлде. Urals аннан бик күпкә түбән йөрүен искә алсак, углеводородлар сәүдәсенең хәле бик аяныч булуын күрербез. Үзкыйммәттән түбәнрәк озатрыга туры килә җир маен. Коронавирус киеменә киенгән глобаль кризис шулай үч ала бездән. Самолетлар очмыйлар, автомобильләр белән йөк ташу кискен кимеде, чикләр ябылды, предприятиеләр ишекләренә йозак элделәр. Тарих мондый хәлләрне хәтта зур сугышлар вактында да күзәтмәгән иде моңарчы. Барлык нефть саклагычлар тулдылар, танкерлар кара алтынны бушатырга урын тапмый. Биржада спекулянтлар ни теләсә шуны кылана шуңа күрә. Әмма сөнечле хәбәрләр дә бар. Германия акрын гына карантиннан чыга башлады һәм уңышлы чыга. Трамп та АКШ икътисадын кузгалтып җибәрергә кыбырсый. Озак бикләнүгә бер икътисад та чыдый алмаячак. Үпкә чире үзенең һөҗүмен байтак илләрдә йомшарта башлады инде. Нык түбәнгә төшкәннән соң акрын гына тауга күтәрелә башларга туры киләчәк. Шуннан соңгы хәлләрне финанс хакимиятләренең үзләрен ничек тотуы  хәл итәр.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү