Рөстәм Миңнеханов сәүдә өлкәсендәге эшмәкәрләр белән онлайн-очрашу үткәрде: “ Ышаныгыз: сезгә ярдәм итү юлларын эзләп табачакбыз”

Бүген Татарстан Президенты кече һәм урта бизнес вәкилләре белән онлайн-очрашу үткәрде. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда 17 меңнән артыграк ваклап сату сәүдәсе предприятиесенең, 5 мең чамасы җәмәгать туклануы предприятиесе, 6 меңләп көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе, 27 ваклап сату базары эшләп килүен әйтеп үтик.

X5 Retail Group вәкилләре килеп туган хәлләрдә Министрлар Кабинетының теге яки бу карарлары үз көченә кергәннән соң узган 1-2 көн эчендә генә эшмәкәрләргә штраф салмау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Президент, үз чиратында, бүген көн дәвамында карарга бу җәһәттән тиешле өстәмәләр кертеләчәгенә ышандырды. “Мондый норманы, һичшиксез, күздә тотачакбыз”, – диде ул.
Castorama җитәкчелеге электр энергиясе өчен утны чынбарлыкта күпме тотканга карап, ягъни исәпләгечләр күрсәткечләре буенча гына түләү мөмкинлеген күздә тотуны сорады. Рөстәм Миңнеханов “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыятенә мондый мөмкинлекне карарга кушты. “Шундый катлаулы чорда иң нык зыян күргән компанияләрнең исәпләгечләр буенча гына түләве гаделрәк булачак. Гомумән, мондый ярдәм төренә мохтаҗ тармакларны билгеләргә кирәк”, – дип билгеләп үтте Президент. “Татэнергосбыт” кулланучылар өчен түләүнең мондый формасын эшләячәк, диде ул (хәзерге вакытта 70 проценты аванс итеп һәм бары 30 проценты гына утны күпме тотканга карап түләтелә).
“Квинтэс-Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте компанияләре төркеме исә дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне арендага алып торган өчен түләүне кичектерүне сорады. Республика Президенты хәзерге вакытта әлеге мәсьәләнең каралуын искәртте. Шушы араларда бу җәһәттән тиешле карар кабул ителәчәк, диде.
“Бу атнада чирләүчеләр саны арту күзәтелә, шуңа күрә әлегә чикләүләрне алу мөмкинлеге юк. Киләсе атнаны көтәбез. Барысы да вирусның ни дәрәҗәдә таралуына бәйле булачак”, – диде Президент. “Хәзер безнең штаб кече һәм урта бизнес секторына кайбер ярдәм чараларын эшли, якын араларда без аларны игълан итәчәкбез. Иң мөһиме – үзегезне, якыннарыгызны һәм үз коллективларыгызны саклагыз”, – дип төгәлләде сүзен Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү