Психотерапевт Алексей Козлов: «Үзизоляциядән соң кешеләрдә моңа кадәр булмаган гадәтләр барлыкка киләчәк»   

Коронавируслы һәм аннан соңгы тормышта үзеңне ничек тотарга? Кеше аңы үзгәреш кичерәчәкме?Табиб-психотерапевт, психолог, гипноз өлкәсендә белгеч Алексей КОЗЛОВ җавап бирә.

Пандемиядән соң кешеләрнең психологиясе ничек үзгәрәчәк?

  • Кешедә гадәтләр 21 көндә формалаша, диләр. Бу – уйдырма. Гадәт 66 көндә формалаша дигән фикер бар. Үзизоляциядә күбрәк утырырга да мөмкинбез. Бу вакытта алган гадәтләрдән – җәмгыятьтән читләшү гадәте калачак. Менә карантин бетте, ди, өйдән чыктык. Ә кешеләр спорт чараларына барырмы? Пандемия бетмичә бармаячак. Шул рәвешле кеше үзен-үзе изоляциялиячәк, чөнки гадәткә кергән инде. Күп итеп җыелып торулар да булмас. Җәмәгать транспортына ышаныч кимиячәк. Кешеләр өйдә утырып эшләргә ияләшеп бара. Шул ук командировкага чыгуларны алыйк: поездда, самолетта йөрүләр азаячак. Кем белә – бәлки минен янда утыручы кешедә чир бардыр? Минемчә, коронавирус ОРВИ яки грипп кебек авырулар рәтенә кермичә, вакцина уйлап табылмыйчп яисә барыбыз да авырып чыкмыйча, иммунитет булдырмыйча бу гадәтләрдән котылып булмаячак.

Психологларга мөрәҗәгать итүчеләр артырмы?

  • Мин юк дип уйлыйм. Эшсез торган юк әле анысы. Әмма мөрәҗәгать итүчеләр дә кими. Кризис вакытында кешеләрнең паникага бирелеп утырырга вакыты юк, иң мөһим сорау – ничек исән калырга, яшәргә. Кыйммәтләр үзгәрә.

Өйдә утыручылар төшенкелеккә бирелә бит… Өйдә диварлар да кыса кебек…

  • Максат, бурыч булмаганда, үзизоляциядә утырган көннәр бик авыр биреләчәк. Ни эшләргә? Ни кылырга? Әгәр инде кешенең киләчәккә ниндидер глобаль максатлары бар икән, ул вакытын шуларны чынга ашырырга, план корырга сарыф итәчәк. Аннан, бөтен кешенең дә иркен йортлары юк, үз бакчасы белән дә торучылар күп түгел. Ни эшләргә? Гаиләдәгеләр белән вакытны бүлешегез. Мәсәлән, бер сәгать балалар белән син шөгыльләнәсең, аннары мин. Ул арада мин үз эшләремне башкарам.

Инде китаплар укылган, фильмнар каралган, телефон арыткан. Өйдә тагын ничек күңел ачарга соң?

  • Нидер өйрәнергә, белем арттырырга. Бәлки, инглиз телен өйрәнәсең килгәндер? Менә вакыты җитте бит.

Ә үзеңне ничек җиңәргә? Ялкаулык та баса. Пандемия вакытында ул әллә нинди – үзгә бит.

  • Әйе, дөрес, башка ялкаулык бу. Максат һәм мотив булырга тиеш. Мотив буларак куркуны кулланырга була. “Мин моны эшләмәсәм, шулай була” – менә шул очракта, курыкканда мотивация килеп чыга да.

Бернәрсә дә эшләргә теләмәгән кешегә нишләргә? Үзеңне ничек мәҗбүр итәргә?

  • Тормыш үзе торып басарга мәҗбүр итәчәк.

Элек эшләргә күнеккән, ә хәзер өйдә утырырга мәҗбүр гаилә башлыгы – ир-атка нинди киңәшләр бирер идегез?

  • Беренчедән, өйдә эшсез утырып булмый. Әле нидер борырга, төзәтергә, алыштырырга, җыярга кирәк. Икенчедән, кайбер гадәтләрне үзгәртергә туры килер. Өйдә утырган шартларда ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртып булыр дип уйламыйм. Булган кадәрен саклап калырга тырышмалы.

Балалар мәсьәләсенә килгәндә, алардан ничек арымаска?

  • Ата-аналар да, балалар да бик эмоциональ. Балалар әле гиперактив та. Билгеле, аларга күңелсез. Шуңа күрә ата-аналарның еш кына балаларга карата “ычкынып китүләре” очрарга мөмкин. Барыбыз да тере кешеләр, хисләребез бар. Кызганыч, мондый очракта тылсымлы киңәш юк шул. Балаларны төрле уеннар, дисциплина белән тотып торырга гына мөмкин.

Чулпан Гарифуллина

Фотолар Алексей Козловның инстаграмыннан

Фикер өстәү