Нефть бәясе гаилә бюджетына ничек йогынты ясый ала?

Нефть бәяләренең дүшәмбе түнтәрелеше бу юллар язылган сәгатьләрдә берникадәр күтәрелеш белән алышынды. Тик шулай да Brent маркалы кара алтынның июнь фьючерслары бик түбән: баррельгә 22 доллар тирәсе генә.

Якын Көнчыгыш илләре һәм Россия нефтьчеләре базарда үз урыннарын саклап калу өчен кискен ташламалар ясарга мәҗбүр. Мондый скидканы дисконт дип йөртәләр. Россия соңгы атналарда 8-9 долларлык дисконт белән сата үз чималын. Россиянең традицион базарын яулап алу өчен Согуд Корольлеге үз чималына бәяләрне Европада бик нык төшерде. Бу якындагы берничә айда безнең ил бюджетына кара алтыннан акча бик аз керәчәк дигән сүз. Бюджет  хәзер үк дефицитлыга әверелде. Федераль бюджеттта 5-6 триллион сум тирәсе акча җитешми. Бөлгенлеккә төшмәс өчен, углеводород сатучылар Үзәк Банктан валюта курсын күтәрүне сораячак. Сумны кискен түбән төшерү хәзерге вәзгыятьтә куркыныч. Үзәк банк моннан сакланачак. Доллар-сум курсы менә шушы ике яр арасында бәргәләнәчәк: чимал сатучылар доллар бәясенең өскә күтәрелүен, рәсми хакимиятләр тотрыклылыкны куәтләячәк. Кыска сроклы вәзгыятьтә паника булмас, әмма сум салмак кына очсызланыр, долларга 80 сумлык бәягә таба якынлашыр дип көтәргә кирәк. Озак сроклы перспективада Россияне углеводород базарыннан этеп чыгарырга тырышулар булыр. Моның өчен санкцияләр механизмын кулланырга мөмкиннәр. Кызганычка, зур сугыш ихтималлыгы да саклана.

Хәлне тотрыклыландыру өчен, Россия хөкүмәте илдә җитештерелгән барлык алтынын чит илләргә  сата бүген. Саф алтын — ил сата алган бәясе күтәрелгән бердәнбер товар. Хөкүмәт, әлбәттә, барлык социаль йөкләмәләрен дә йөз процентка үтәячәк: пенсияләр һәм пособияләр вакытында түләнер. Үсеш проектлары өчен генә акча табу кыен булыр.

Глобаль кризис куркынычы якындагы киләчәктә тагын да кискенләшәчәк. Шуңа күрә бу елда гына чимал бәяләре кискен күтәрелер дип өметләнергә ярамый. Гаилә бюджетын төзегәндә, боларны искә алырга кирәк. Берникадәр акча арттырып, доллар сатып алу отышлы. Әйтик, үткән атна ахырында валюта алып калучылар, бүген берничә мең сумлык отышка ия инде.  Тик соңгы акчаны валюта алу өчен тотарга ярамый. Валюта курслары яру пычкысы кебек астан өскә хәрәкәтләнеп торачак.

                                                        Рәшит Фәтхрахманов

 

Фото: https://pixabay.com/


Фикер өстәү