Шигъри флешмоб та, мүзейда төн дә булачак  –  тик онлайн режимда

Һәр елны Татарстанның Милли музее  Татарстан музейлары берләшмәсе белән берлектә “Татарстанда музей язы” дигән акция үткәрә иде. Яшьләр аның “Музейда төн” һәм башка чараларын яратып та өлгерде. Быел да музейда төн үткәреп була. Ләкин онлайн режимда. Чаралар башлыча Инстаграм социаль челтәре аша оештырылачак.

Татарстан – Россиянең эре музей үзәге булып санала. Бездә 1300 музей эшли. Шуның 14е дәүләтнеке (аларның 68 филиалы бар), 50се муниципаль (105 структур оешмасы бар), 233е ведомство, 90ы мәктәп, 32е шәхси музейлар.

Аларның йөзләбе  21-26 апрельдә “Музейда – яз” чарасында катнашачак. Быел әлеге чараның төп темасы – Хәтер һәм Дан елы.  Акциядә шулай ук ТАССР оешуга 100 ел тулуны да билгеләп үтәчәкләр.  Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде. “Пандемия безнең барыбызга да зур сынау.  Аны сабыр һәм югалтуларсыз үткәрербез дип ышанам. Музейларда халык белән элемтәне югалтмас, камилләшер һәм яңа дәрәҗәләргә ирешер өчен барысы да эшләнә”, – диде ул.

Акциянең һәр көне билгеле бер теманы колачлый. Әйтик, 21 апрельдә Татарстан музейлары белән таныштыру булачак. Икенче көннең темасы – “Музейлар һәм коллекционерлар”. 23 апрельдә “Мин – Татарстан баласы” дигән чара үткәреләчәк. 24 апрельдә Татарстан музейлары интернет киңлекләренә  ТАССРның 100 еллыгына багышланган презентацияләрне чыгарачак. 25 апрель – “Библиотөн” көтелә. Ул быел Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана. Әлеге чараның төп мәйданы tatfrontu.ru – Бөек Ватан сугышының виртуаль музее.

26 апрельдә исә музейлар Туган тел көнен билгеләп үтә. Бу көнне һәр музей үзенең чарасын әзерләячәк.. Аларның тулы программасы mincult.tatarstan.ru, tatmuseum.ru сайтларында  урнаштырылачак. Дамир Натфуллин Тукай туган көнендә шигъри флешмоб уздыралачагы турында хәбәр итте.

Министр урынбасары үзизоляция чорында музейларда эш тәртибе, аларга ярдәм турында да аңлатты:

– Музейларда дежур төркемнәр, җитәкчелек эшли. Эш составының күп өлеше читтән торып эшләүгә күчте. Дистанцион рәвештә фәнни эш, эзләнүләр алып барыла. Бүгенге көндә Мәдәният министрлыгы мәдәни оешмаларның күпме финанс югалтуы кичергәнен исәпләде. Югалтулар бар, бу саннарны без Россия Мәдәният министрлыгына да юлладык һәм әлеге хәлне җайлауда өлеш кертүләрен көтәбез. Шунысын да өстик, күп кенә музейлар кече һәм урта бизнес өлкәсенә карый. Аларда вазгыять катлаулырак. Бу өлкә өйрәнелә, ярдәм булыр дип ышанабыз.

Гөлинә Гыймадова

Автор фотосы 


Фикер өстәү