«Зөләйха күзләрен ача» фильмы турында Татарстан мәдәният министры урынбасары: «Экранлаштыру ул – иҗади эш, шуңа күрә, анда фантазиягә дә җирлек бар»

“Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин “Зөләйха күзләрен ача” фильмына карата фикерен әйтте. Аныңча, иҗади хезмәттә уйлап чыгаруга урын бар:
– Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен” романын урысча да, татарчага тәрҗемәсен дә укыдым. Аны экранлаштыру ул – иҗади эш, шуңа күрә, анда иҗади фантазиягә дә җирлек бар. Мин бер-ике сериясен генә карадым һәм анда, чыннан да, китапта булмаган күренешләр бар иде. Ләкин бу шулай ук режиссерларның иҗади якын килүе. Гомумән алганда фильм яхшы тәэсир калдырды. Миңа калса, ул китапка карата тагын да кызыксынуны арттырачак. Мин әлеге китапны укырга чакырам.
Фильм турында фикерләр төрле. Аңа карата хәтта күрсәтүне тыярга дигән тәкъдим дә яңгырады. Күптән түгел мәдәният министры Ирада Әюпова “Россия коммунистлары” партиясенең фильмны тыярга дигән таләбенә карата: “Мондый караш тулаем мәдәният өчен зыянлы. Без фильмның әдәби әсәр буенча төшерелгәнен беләбез. Ул документаль әсәр түгел. Әдәби әсәр исә иҗатка җирлек калдыра” , – дигән фикерен белдергән иде.

 

Фото: https://www.film.ru/


Фикер өстәү