Кибеттә яшелчә һәм җиләк-җимешне перчатка киеп сайлыйсымы?

Кичәге көннән кибетләргә маскасыз һәм перчактасыз керергә ярамый диделәр. Минем бер соравым бар иде. Яшелчә, җиләк-җимешне перчатка киеп сайлау мәҗбүриме?

Гөлия Корбангалиева, Казан

Сорауга табибә Гөлнара Вәлиуллина җавап бирә:
– Бүгенге вазгыятьтә үзеңне бик сакларга кирәк. Кибеткә барганчы ук кулны юып чыгу комачау итми. Кибеттәге ризыклар чиста дип ышанмагыз. Сатып алучылар арасында йөткереп йөрүчеләр дә, төчкерүчеләр дә күп. Димәк, җиләк-җимешне, яшелчәне дә башка ризыкларны сайлагандагы кебек кулга перчатка яки пакет киеп җыярга кирәк. Кибеттән соң кулыгызны дезифекцияләгез яки яхшылап юыгыз.Яшелчә, җиләк-җимешне кран астындагы су белән юып, аннан соң өстенә кайнар су сибәргә кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru


Фикер өстәү