Үзизоляцияне Актаныш ничек кичерә?

Үзизоляциянең ничәнчедер атнасы дәвам итә. Беренче ял атнасын игълан иткәндә үк Актанышыма кайтып киткән идем – һаман шунда. Рәхәтме? Рәхәт. Тормыш үзгәрдеме? Үзгәрде. Яхшы яккамы?

Әни пешергәнне ашап, әтинең мәзәкләрен тыңлап, балачакка кайткан кебек яшим. Эше генә бар. Иртәнге 8дә торып ашыйм да эшкә китәм – бүлмәгә кереп утырам. Төшке ашка чыгам да аннан кичке алтыда эштән кайтам – бүлмәдән чыгам. Атнага бер тапкыр кибеткә дә барып киләм әле. Урамга чыккач рәхәт түгел – гөж килеп торган Актанышта беркем калмаган кебек. Ләкин тормышның яшерен рәвештә кайнап ятканы сизелә. Гобырдап кайнаган аш талгын утта пешкәненнән аерыла бит. Шуның кебек – урамда йөрмәсәләр дә, өй тирәсендә чабышалар – бакча карыйлар, кемдер өй тышлый, икенчесе мунча сала.
Кибетләрдә дә икенче төрле хәзер. Хастаханәгә кергән кебек. Битлек кигән, зәңгәр перчаткалы сатучы каршы ала. Янына да килеп булмый, касса өстәленә тагын берне өстәп куйганнар: дистанция саклана. Азык-төлекне дә кулга бирмиләр, шул өстәлдән аласы. Мин кайткач, шимбә саен, әни белән базарга бара идек – Казанның шоурумындагы кебек киемнәр бар анда. Ул купшылык бетте. Кием-салым сата торган «Универсам» һәм башкалар 27 мартта ук ябылган инде.
– 27 март көнне товарга барырга тиеш идем. Ярый, бармый калдым, – дип сөйли сату ноктасы тотучы Рамилә. Кыз шул көннән алып – үзизоляциядә. – Инстаграмда кибетенең сәхифәсе булу бераз булыша билгеле, ләкин зыян бар, – ди ул. – Яз җиткәч, кызлар киемнәрен яңарта башлый. Кием-салым сатыла торган чак хәзер. Шуңа киемнәрне, фотога төшереп, Инстаграмга куйдым, кызыксынучылар бар. Андыйлар килеп алып китә. Ошамаса, кире китерү мөмкинлеге дә бар. Шулай гына да сатып ятар идем дә, товарга барып булмый шул.
Мин укыган мәктәп каршындагы кафеның хәлләре дә начарланган. Укучылар мәктәптән соң анда кереп капкалап чыга иде, ә хәзер алар әни бәлешен генә ашап ята. Чәкчәк сату да кимегән – туйлар, мәҗлесләр юк. Ләкин мондый төр хезмәт күрсәтүчеләр, хәлне бераз җайлаштырыр өчен, өйгә китереп бирү мөмкинлеген ясаганнар. Казандагы ресторан, кафеларны сагынып, пицца белән ролл алып карадым. Тәмле. Әллә озак ашамый торганга, Казанныкын да уздырдылар кебек. Гомумән, Актаныш ул – кечкенә Казан. Юк, алай гына да түгел. Казанның камилләштергән варианты икән.
Актанышта беренчеләрдән булып өлкән яшьтәге кешеләргә урамга чыгуны тыйдылар. Моның белән беррәттән волонтерлык хезмәте эшли башлаган. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хөҗҗәтова белдерүенчә, 24 марттан алып бүгенгә кадәр 49 өлкән кешегә ярдәм күрсәтелгән:
– Өлкәннәргә өйдән чыгу тыелгач та, тиешле чаралар күрә башладык. 60тан артык волонтер җыелды. Авылларда яшәүчеләргә дә булышабыз, ләкин күбрәк район үзәгендә торучылар мөрәҗәгать итә. Күбрәк дару сорап шалтыраталар.
Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев әйтүенчә, районда 40 кеше коронавируска тест тапшырган. Алар арасында авыручылар юк. Гомумән алганда, 12 марттан 40 кеше карантинга ябылган була, мин язманы әзерләгән көнгә 7се генә калган:
– Аларның хәлләре яхшы, коронавирус инфекциясе билгеләре юк, – дип белдерде ул.
Авыру очраклары була калса, кешеләрне нишләтәчәкләре дә билгеле.
– Авыру җиңел формада булса, ягъни симптомсыз авырсалар, өйләрендә дәваланачаклар. Авыр формада, сулыш алу җитешсезлеге булган очракта районның «ашыгыч ярдәм» машинасы белән Чаллының 2 нче хастаханәсенә җибәрәбез, – дип аныклык кертте баш табиб.
Үзизоляция режимын бозучылар да юк түгел. Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге башлыгы Илшат Хәйретдинов белдерүенчә, 7 кешегә штраф салынган. Штрафның суммасы 1 меңнән алып 4 мең сумга кадәр җитә. Алар арасында эшкә йөрү өчен бирелгән белешмәне тиешенчә кулланмаучылар да, смс-пропуск алмаучылар да бар.
– Көн саен авыл, район урамнарын тикшереп торабыз. 27 беркетмә төзелде. Өлкән яшьтәге апа-абыйларга кисәтү генә ясыйбыз. Белешмәләрне куллану буенча да аңлату эшләре уздырабыз. Бер әйткәнне аңламаучыларны җавапка тартырга туры килә, – дип белгеләп үтте ул.
Үзизоляцияне майга кадәр сузачакларын ишеткәч, рәхәт булып китте. Тагын ничәдер атна әни пешергәнне ашап, әти мәзәкләрен тыңлап яшисе була бит.

Лиана Мәрданова


Фикер өстәү