Әсир көндәлеге яки яралы язмышлар

— Безнең өйдә иң кадерле әйбер бу, — дип, беркөнне авылдашым Флера апа Мәхмүтова иске генә бер дәфтәр бирде. — Әтинең сугышта, әсирлектә һәм «Сталин фильтры»н үткәндә алып барган көндәлеге бу. Шигырьләре дә бар. Укып кара әле…

Коймак калынлыгы гына бу иске дәфтәргә Балтач районының Борнак авылында туып — үскән Нургаян Кәримовның шактый сикәлтәле язмышы сыйган булып чыкты. Нибары 37 ел гомер иткән ир- егет ятимлек ачысын да татый, шул сәбәпле, җиде еллык мәктәпне бишлеләргә генә тәмамласа да, укуын дәвам итә алмый. Аның каравы, һөнәрләр үзләштерә, әнисенә тормыш көтәргә булыша.
1942 елда сугышка алынган егет Калининград фронтына туры килә. Бер елда өч тапкыр яралана, савыккач, кабат сугышка керә. 1944 елның 14 августында Латвиянең Мадона шәһәрен азат иткәндә пленга эләгә.
Җан әрнеткеч әсирлек чоры башлана.Латвия, Польша, Германиядәге лагерьларга күчереп йөртәләр аларны. Пәһлевандай егет әрнү- сагышларны шигырь итеп яза башлый, көндәлек алып бара. Русча да яза, татарча да. Лагерь тормышының авырлыгы да сыйган аларга. 1945 елның 2 маенда Нургаяннарны Америка солдатлары азат итә. Бу вакытка ул 38 килограмм гына калган була. Тик егетнең:»Без монда беркайчан да кайтмаячакбыз, без туган Рәсәебезгә кайтабыз»,- дигән өметләре генә акланмый. Май аеннан декабрьга кадәр аларга Германиядәге Америка гаскәрләре басып алган зонада эшләргә туры килә. Аннан соң 1946 елның мартыннан Мәскәүдә «фильтрлы» тормышы башлана…


Туган ягына ул 1950 елда гына әйләнеп кайта. Авылда берьюлы берничә эштә эшли, колхозның бөтен документ эшен алып бара. Өйләнә, Рашидәсе, улы, кызы белән гөрләп яшәгәндә, юл һәлакәтендә вафат була. Үзенең сугышчан көндәлегендә: »
«Аерылырга түгел иде
Безнең сызган пыланнар»,- дип язган Нургаян солдатның уй- хыялларын, планнарын бүген онык- оныкчыклары тормышка ашыра.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү