Икътисади авырлыклар нәтиҗәсендә кайбер кешеләр эшсез калырга мөмкин. Андыйлар өчен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авылга җәйге эшкә – 2020» дигән кызыклы проекты эшли башлады. Шулай итеп, Татарстан фермерлары шәһәр халкын авылда сезонлы эшләргә чакыра. Димәк, тырыш кешегә эше дә, акчасы да табылыр. Мөмкинлектән файдаланучылар булырмы? Без шул хакта белештек.
«Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге» идарәсе урынбасары Ренат Мамаев әйтүенчә, әлеге проект 13 апрельдә эшли башлады. Шушы вакыт эчендә 350 кеше авылга эшкә кайтырга теләк белдергән. Эшкә кайтырга теләүчеләр генә түгел, эш тәкъдим итүчеләр саны да арта. Беренче көнне 400 вакансия булса, бүген алар 650дән артып киткән. Эш тәкъдим итүчеләр арасында фермерлар гына түгел, хуҗалыклар, кооперативлар да бар. Терлекчелек, яшелчәчелек, игенчелек тармакларына эшче куллар кирәк. Яшәргә урын тәкъдим итәләр, ашаталар һәм эшкә дә өйрәтәләр.
– Авыл хуҗалыгында төрле эшләрдә эшләүче кешеләр күп кирәк. Бер сәгать мондый эштә эшләгән өчен 125 сум акча түлиләр. Эш тәкъдим итүчеләрнең 60 – 70 проценты торырга урын белән тәэмин итә ала. Шулай ук эш урынына алып барып-алып кайту да каралган, – ди Ренат Мамаев.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1 айдан 6 айга кадәр вакытка эшкә алырга әзерләр. Аларга тракторчы-машинистлар, агрономнар, механизаторлар, чәчү эшләрендә эшләүчеләр, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, ветеринария фельдшерлары, көтүчеләр, эшчеләргә ярдәм итүчеләр һәм башка профессия кешеләре кирәк.
Мәсәлән, май ахырыннан башлап Яшел Үзән һәм Әлмәт районнарында «Җиләкле алан» хуҗалыгында җиләк җыярга һәм үсемлекләрне тәрбияләп тору белән бәйле эшләрне башкарырга мөмкин. Аларда тулай торактан түләүсез урын бирәләр, сезонлы хезмәт хакы айга 40 мең сум чамасы чыга, ди. Барысы 110 кеше кирәк. Нурлат районында да яхшы хезмәт хакы белән терлекчелек фермасында эш тәкъдим итәләр, шулай ук яшәү өчен торак урыны бирелә, хезмәткәр өчен предприятиенең үз кунакханәсе бар. Шулай ук һәр районда да диярлек махсус белем һәм күнекмәләр таләп ителми торган вакансияләр, шул исәптән студентлар өчен дә эшләр бар.
Әтнә районы «Тукай» хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимов әйтүенчә, аларга тракторчы-машинистлар кирәк.
– Безгә эшкә килүчеләр хезмәткә вакытлыча эш урыны дип кенә карамауларын телим. Җаваплылык хисен тойсыннар иде. Ләкин андыйлар, миңа калса, эшне шәһәрдә дә таба алалардыр, – ди ул.
Җитәкче фикеренчә, барлык эш бирүче дә эшчеләргә лаеклы тору урыны тәкъдим итеп бетерә алмас.
– Без моңа әзер түгел идек, әлбәттә. Безнең андый мөмкинлекләр юк. Ул сорау туачак инде. Килә калган очракта, ниндидер юлларын эзли башлыйсы булачак. Кулыннан эш килгән, намуслы кешеләр белән уртак фикергә килә алсак, кем белә, бәлки, озак елларга килешү дә төзеп булыр.
Авыл хуҗалыгы тармагына эшкә алганда тагын бер мәсьәлә бар, ди ул.
– Бездә эшләр күбесе сезонлы. Хәзер башлана да көз көне бетә. Безгә ул хезмәткәрләрне хезмәт хакы белән тәэмин итү авыр. Даими эшләүчеләребез инде бар, – ди Илфат Хәкимов.
Проект халыкта кызыксыну уятканмы соң? Ренат Мамаев исә моңа зур өметләр баглый.
– Кызганычка, әлеге вакытта безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында каядыр барып җиләк ашап кайтасы һәм аның өчен хезмәт хакы аласы була дип уйлаучылар күп. Без эш эзләүчеләрнең мәсьәләгә җитди карауларын үтенәбез. Бары тик җаваплылык тоеп, сыйфатлы хезмәт күрсәткән очракта гына лаеклы хезмәт хакы түләнәсен аңласыннар иде. Бу атнада өчьяклы видео сөйләшү планлаштырыла. Барыбыз да уртак тел табарбыз дип өметләнәм. Җаваплылык булсын өчен, килешүне дә үзебез төзибез, – ди Ренат Мамаев.
Илһам Габдрахманов та вакытлыча эшсез калган. Кризиска кадәр ул кунакханә-ресторан комплексында баш инженер булып эшләгән.
– Мин әле дә эштән азат ителмәгән. Бина бары тик вакытлыча гына ябылды. Ә яшәргә кирәк. Шуңа күрә мин май-июнь айларына эш эзлим. Мин беренче чиратта – энергетик. Бөтен инженерлык системасына хезмәт күрсәтәм. Бик күп төрле эшләр башкара алам. Тизрәк эшкә урнашасы килә инде. Авылга да бик теләп кайтыр идем. Берничә атнага китеп эшли торган эш булса, тагын да яхшы. Зур хезмәт хакы вәгъдә итмиләр, әлбәттә. Шуңа күрә торак һәм ашау эшкә урнаштыручыдан булыр дип өметләнәм, – ди ул.
Теләге булганнар министрлык сайтына кереп, гариза тапшыра һәм башлангыч форманы тутыра ала. Тулырак мәгълүмат алыр өчен шулай ук 8(843) 292-07-59, 8987-172-04-28 телефоннарына да шалтыратырга мөмкин. Үзәк хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне аерым карыйлар һәм тиешле вакансияне сайларга булышалар.
– Безнең башка чарабыз юк. Күп кенә эшмәкәрләр миңа: «Унбиш хезмәткәрем бар. Минем аларның берсен дә югалтасым килми, ләкин ничек кенә теләсәм дә, аларга бүген хезмәт хакы түли алмыйм. Аларга эш табарга ярдәм ит әле», – дип мөрәҗәгать итә башладылар. Шуңа күрә эпидемия нәтиҗәсендә халык табышын югалтачак. Ә авылда эш һәрвакыт бар. Аларга бернигә дә карамастан, халыкны ризыкландыру турында уйларга кирәк. Бу – әлегә бердәнбер чара. Ә авыл хуҗалыгына бу этәргеч булачак, – ди Ренат Мамаев.
Зөһрә Садыйкова