Күзне үз белдегең белән дәвалама: таҗвирус билгеләре күздә чагылырга мөмкин

Белгечләр СOVID – 19 вирусыннан саклану өчен юылмаган куллар белән авыз, борын, күзгә кагылмаска киңәш итә. Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә бүлеп чыгарган кисәкчекләр авыз-борыннан гына түгел, күздән дә эчкә үтеп, иммунитетны какшата ала икән.

– Һава-тамчы, һава-тузан аша күчүче вируслар күзгә дә эләгә. Алар исә күзнең лайлалы катламында ялкынсыну – конъюнктивит китереп чыгара. Моңа коронавирусны да кертергә мөмкин, – ди республика офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы Элина Минхуҗина.

Дөрес, фолликуляр конъюнктивит таҗвирусның беренче төп билгесе түгел. Авыру кешедә күбрәк югары температура, йөткерү, төчкерү һәм башка билгеләр килеп чыга. Аннан соң гына күз зарарланырга мөмкин: кызара, шешеп чыга, эренли, яшьләнә. Элина Минхуҗина бу уңайдан кайбер илләрдәге галимнәрнең тикшерүләрен мисалга китерә. Кытай белгечләренең февраль аенда үткәргән  тикшеренүләре күрсәткәнчә, коронавирус белән авыручы 30 пациентның берсендә фолликуляр конъюнктивит билгеләре күренгән. Англиядә 1100 пациентның 9ында конъюнктивит күзәтелә. Америкада исә ул 1дән 3 процентка кадәр авыруларда ачыкланган.

Белгеч әйтүенчә, фолликуляр конъюнктивит җиңелчә башланып, соңрак көчәергә дә мөмкин. Шуңа күрә үз белдегең белән дәваланмыйча, табибка барырга, өйдә чир башкаларга да күчмәсен өчен саклану чарасы күрергә кирәк. Әйтик, сөлге, урын-җир әйберләре аерым булырга тиеш. Үзизоляция вакытында офтальмология хастаханәсенең кичекмәстән ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимемәгән. Кемнеңдер чүп кергәнлектән күзе ялкынсынган яки бәрелгәч, кан сауган, арпа чыккан…  Конъюнктивит белән килүчеләр сирәк. Табиблар шик уяткан һәр очракны аерым тикшерә, пациентның температурасын үлчи. Элек конъюнктивитлы кешедән, Кытайдан кайтмадыңмы, аннан кайтучы белән аралашмадыңмы, дип сорасалар, хәзер инде ул исемлеккә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм таҗвирус белән авыручылар күп булган башка шәһәрләр дә өстәлгән. Дөрес, вируслы конъюнктивит аша коронавирус йоккан очраклар булмаган.

– Бу әле чирнең күтәрелеш чоры гына, май бәйрәмнәреннән соң, авыручыларның тагын да артуы ихтимал, – ди Элина Минхуҗина. – Күзне вирустан һәм төрле чирләрдән саклау өчен биткә, күз тирәсенә кагылмаска киңәш итәбез. Биткә орыну, күзне ышку, чәчне сыпырып кую, кызганыч, безнең гадәткә әйләнгән. Глаукомадан көн саен күзенә тамчы тамызган пациентлар бар. Алар башта кулларын яхшылап юсын, аннары гына тюбикны алсын иде.  Гаиләдә ике кеше күзгә тамчы тамызса, тюбиклар аерым булырга тиеш. Күзлек киючеләргә дә күзлекне даими сөртеп торырга киңәш итәбез. Аны чиста кул белән генә тотыгыз. Күздә авыру билгесе булса, контактлы линза киюне бөтенләй туктатып торырга кирәк.

Дистанцион уку аркасында балаларның да күзенә нагрузка артты.

– 40 – 45 минут компьютерда шөгыльләнгәч, күзне ял иттерергә онытмагыз, – ди белгеч. –  10 – 15 минут тирәсе күзгә гимнастика ясап алыгыз: аска-өскә, сулга-уңга карарга, түгәрәк ясап күзне әйләндерергә. Урыннан кузгалып, тәрәзә янына килеп басыгыз. Карандаш яки фломас­тер белән тәрәзәгә бер төртке төртегез. Еракка карап алгач, шул төрткегә күзне юнәлтегез. Аннары кабат еракка карарга. Берничә тапкыр шулай эшләү күз мускулларындагы киеренкелекне бетерә.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү