Кулың чистамы, балам?

Үзизоляция вакытында бакчаларда кизү төркемнәре эшләвен дәвам итә. Шау-гөр килеп торган мәктәпкәчә белем учреждениеләре бәләкәчләр тавышы кимегәч, моңсуланып калмаганмы? Барлык таләпләр дә үтәләме? Без андагы хәлләрне белештек.

Казанның «Салават күпере» комплексындагы 122 нче бакча 2019 елда «Демография» проекты буенча ачылган. Гомумән, анда  341 бала исәпләнә. Бүген 6-7 бакчадан  35 сабый йөри. Бу – хезмәтләре бүгенге вазгыятьтә аеруча мөһим булган әти-әниләрнең балалары. Билгеле таләпләр буенча,  төркемдә сабыйлар санын 12дән арттырырга ярамый.

Бакча мөдире Нурия Хәлиуллина әйтүенчә, әти-әниләргә иртүк балаларын китергәч, яхшылап сабын белән кулларын югач кына балаларын чишендерергә рөхсәт ителә. Медицина хезмәткәре сабыйларны да, шул исәптән тәрбиячеләрне дә тикшереп тора. Йөткергән баланы кабул итмиләр. Бүлмәләрдә бактериягә каршы махсус лампалар кабызылган. Тәрбиячеләр ике сәгать саен битлекләрен алыштырып тора.

– Моңа кадәр тормыш ничек дәвам итсә, хәзер дә шулай. Туклану, урамга чыгу, шөгыльләр элеккегечә үтә. Сабыйлар физик күнегүен дә ясый,  җырлый да, бии дә. Аларга бер дә күңелсез түгел, – ди мөдир.

Чаллыдагы 110 нчы бакчаның да ишекләре ачык. Иртәнге сәгать 6дан кичке 6га кадәр эшли ул. Гомумән, биредә 317 бала йөри. Бүген өч кизү төркемендә – 30 бала. Бу – медицина, полиция хезмәткәрләре, кибетче, КамАЗда эшләүчеләрнең сабыйлары. Башка әти-әниләр үзизоляция вакытында өйдә утыра.

– Әти-әниләр әкренләп эшкә чыга башлады инде. Шуңа күрә алардан ихтыяҗны атна саен сорашып торабыз. Кизү төркемнәре 30 апрельгә кадәр эшләячәк, – ди бакча мөдире  Ләйлә Шәмсемөхәммәтова.

Бакчага 2014 елда капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Коронавирус таралуга юл куймас өчен  барлык таләпләрне дә үтәргә тырышалар. Мөдир белдергәнчә, өч төркем балалары  өч ишектән йөри, урамга прогулкага чыкканда, бер-берсен күрмиләр. Сабыйларга көнгә 10ар тапкыр кул юарга туры килә. Иртән килүгә температура үлчиләр, әти-  әниләрдән хәлләрен сорашалар. Уенчыкларны көн саен  юып торалар.

– Балаларга уен булсын. Алар үзгәрешләрне тоймый,  бары тәрбияче апаларының битлектән йөрүе генә гадәти кебек түгелдер. Шул ук шөгыльләр, биш тапкыр ашау,  урамга чыгу, –  ди Ләйлә Шәмсемөхәммәтова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү