Бакчачылар өлешсез калмаячак: бакчачылык ширкәтләре өчен 500 млн сум акча бүленеп биреләчәк

Татарстан Президенты республикада дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә уздырды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 23 муниципаль бермлектә 950 бакчачылар һәм яшелчәчеләр ширкәтләре теркәлгән, аларга 381 мең бакча кишәрлеге керә. Һәр җир кишәрлегендә кимендә өч кеше дип исәпләсәң, димәк, аларда 1 млн. татарстанлы дигән сүз.
2013 елдан «Татарстан бакчачылар берлеге» эшләп килә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы – бу хәрәкәтнең кураторы.
Тулаем Татарстанда бакчачылар ширкәтләренең тышкы инженер инфраструктурасын норматив хәлгә китерү эше бара, диде Рөстәм Миңнеханов. 2017 елдан бу максатларга ел саен 500 млн. сум акча бирелә. Өч ел эчендә 1 млрд 650 млн сум. Бу 151 су җибәрү манарасы урнаштырырга, 83 скважинага ремонт ясарга, 26 км суүткәргеч уздырырга, каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен 359 мәйданчыкны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, 92 км бакчаларга килү юллары ремонтланган, 116 км электрүткәргеч линия уздырылган һәм 118 комплект трансформатор подстанциясе куелган.

Быел катлаулы икътисадый хәл булса да, бу эш дәвам итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов, финаслау 500 млн сум күләмендә каралган.
2018 елдан, Татарстан Президенты искәрткәнчә, бакчачылар ширкәтләренә эчке инженер челтәрләрен ремонтлауда ярдәм күрсәтелә.

Бакчачы керткән һәр бер сумга Татарстан бюджетыннан бу максатларга 2 сум бүлеп бирелә. 2018-2019 елда шуның нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә 13 км эчке аллея,120 км электрүткәргеч линия, якынча 44 км суүткәргеч ремонтланган.
Бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында Рөстәм Миңнеханов бакчачыларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә сакчыллык күрсәтергә, шулай ук аралашуларны мөмкин кадәр киметергә өндәде.

Онлайн киңәшмә барышында бакчачылар ширкәтләре вәкилләре таш өслекле юлларны инвентаризацияләү һәм баланска кую, кәрәзле элемтә сыйфаты, каты көнкүреш калдыкларын алып китү өчен түләүләр һәм башкалар турында сораулар бирделәр.


Фикер өстәү