Казанга Төркиядән 143 кеше кайтты

Казанга Төркиянең Анталья шәһәреннән Россия кешеләре утырган очкыч кайтып җитте. 143 юлчының 71е – Татарстан кешеләре, калганнары Россиянең башка төбәкләреннән.

Роспотребнадзор белгечләре кайтучыларны алар очкычтан төшкәнче үк тикшерә. Аннары пассажирларны Васильево шифаханәсенә мәҗбүри обсервациягә җибәрәчәкләр.

Килүчеләрнең барысы да медицина тикшерүе узачак. Киләсе ике атна дәвамында алар медицина күзәтүе астында булачак. Озакламый Гоадан (Һиндстан) тагын бер очкыч кайтуы көтелә.
Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада Таиландтан кайткан кешеләрнең берсендә дә коронавирус авыруы ачыкланмады.


Фикер өстәү