Татарстанда социаль учреждение хезмәткәрләре ай буена пациентлары белән яшәячәк

Республика  хөкүмәте карары белән ябык режимдагы социаль  учреждениеләр бүгеннән башлап тулысынча үзизоляция   системасына күчә.  Бу коронавирус таралмасын  өчен кертелә. Социаль  хезмәт күрсәтүчеләр бер ай буена  беркем белән дә аралашмыйча, пациентлары белән генә яшәячәкләр.  Алар өчен  азык-төлек һәм дарулар тәгаенләнгән.

Мондый режимда 45 социаль учреждение эшләячәк.  Әлеге исемлеккә БОМЖлар өчен билгеләнгән махсус урыннар, приютлар, өлкән яшьтәгеләр өчен психоневрологик интернатлар керә.  5027 кеше  яшәгән бу учреждениеләрдә караватлар,  индивидуаль саклану чаралары әзерләнгән.  Персонал коронавируска тест үтәчәк.  Азык-төлекне атнага  ике тапкыр китерү каралган.

Хәзерге вакытта хакимият тарафыннан хезмәткәрләре социаль учреждение территорияләрен саклаучы  предприятиеләрне дә үзизоляциягә күчерү турында эш бара.


Фикер өстәү