Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленә  16 яшь булды

Бүген Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең туган көне.  16 ел элек, 2004 елның 21 апрелендә Тинчурин театрында Ваһаповфест беренче конертын үткәргән иде. Шушы  еллар эчендә  ул  Россиянең 49 төбәгендә, дөньяның 15 илендә меңнәрчә концерт куйды, зур сәхнәгә уннарча җырчыны чыгарды.

Фестиваль үзенең туган көнен ел саен Зур Концерт Залында гала-концерт белән билгеләп үтә иде. Хәер, алар быел да югалып калмадылар. 19 апрель көнне социаль челтәрләрдә онлайн-концерт оештырдылар.  Анда фестивальнең лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Зәлилә  чыгыш ясады. Концертны 205000 кеше карады. “Безнең концертларны бу кадәр тамашачы караган юк иде әле. Туган көнгә менә дигән бүләк булды бу”, —  диде фестивальнең генераль директоры Рифат Фәттахов әлеге уңайдан.


Фикер өстәү