Төркиядән һәм Һиндстаннан кайтучыларны Казан шифаханәләренә урнаштыралар

Бүген Казанга  чит илләрдән ике самолетның кайтуы көтелә. Аларның берсе – Төркиядән кайтып җитте, икенчесе – Һиндстаннан кайтачак. Шәһәр мэриясендә хәбәр итүләренчә, ике бортта 198 кеше бар. Аларны “Ливадия” һәм “Васильево” шифаханәләренә урнаштырырга җыеналар.

“Ливадия”дә бүгенге көндә 17 апрельдә Таиландтан кайткан гражданнар карантинда яши. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: аларның барысыннан да коронавируска анализ алынды, тикшерү нәтиҗәсендә йогышлы авыруның юк икәнлеге ачыкланды.

Чит илләрдән Татарстанга кайтучылар өчен 7 учреждениедә 1187 урын әзерләнгән.  Бу — лагерьлар, кунакханәләр һәм шифаханәләр. Анда яшәү һәм дәвалану өчен барлык шартлар да тудырылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү