Сез – иң сагындырган кеше икәнсез…

Мәктәпне кайчан ачасыз? Читтән торып укытуның кыенлыкларын аңлаган Спас районы әти-әниләре балаларын укырга җибәрүне зур түземсезлек белән көткән. Бүген районның дистәгә якын азкомплектлы мәктәбе кабат шау­-шулы тормышына кайткан. Аларда 90 бала белем ала.

– 13 апрельдә Роспотребнадзор, әти-әниләр рөхсәте буенча 9 мәктәптә укулар башланды. Алар 4 мәктәпнең филиалы булып тора. Кайберләрендә 4 бала укыса, арада 15-16 укучылылары да бар. Балаларга мәктәптә уку күбрәк ошый, – ди Спас районының мәгариф бүлеге башлыгы Александр Ермилин.

Иске Рәҗәп мәктәбе директоры Илнур Фәйзиев әйтүенчә, дистанцион укуның беренче көннәрендә төрле платформаларда эшләү балаларда кызыксыну уятса да, аннан алар мәктәпне сагына башлаган. Башкалар да тизрәк мәктәпкә баруны көтә. Бүген Иске Рәҗәп мәктәбендәге 48 бала өйләрендә белем ала. Чәчәкле филиалында – 4, Урта Йорткүл филиалында 7 укучы санала.

– Киләчәктә кайбер факультатив дәресләрне дистанцион укыту мөмкинлеге туса да, мәктәп ул – белем һәм тәрбия учагы. Шуңа күрә укучы мәктәптә белем алырга тиеш, – ди Илнур Гаммар улы, читтән торып укытуга карата фикерен белдереп.

Чәчәкле мәктәбендә нибары бер сыйныф бар. 4 бала өченчегә йөри. Моңа кадәр ике сыйныф булган әле. Башлангыч сыйныф укытучысы Рузилә Гөлнисадыйкова әйтүенчә, яшьләр күбрәк шәһәргә китә, шуңа күрә балалар да аз туа. Ул үзе бу авылга юллама буенча Лаеш районыннан килгән икән.

– Балаларны бик сагынган идем, алар да үземне кочаклап алды. Мәктәптә уку рәхәт, диләр. Аларның күзенә карап укытуга, җанлы аралашуга бернәрсә дә җитми инде, – ди ул. – Читтән торып укытканда, интернет начар эшләү аркасында, проблемалар да килеп чыккалады. Ике балага бер генә ноутбук булган гаиләләрдә икенчесенә төштән соң шөгыльләнергә туры килде. Әти-әниләр белән аңлашып эшләдек. Бу зәхмәт тизрәк үтеп китеп, барлык укучылар да кабат мәктәпләргә әйләнеп кайтсын иде.

Бураково урта мәктәбе директоры Елена Ермолаева әйтүенчә, Әҗмәрдә –13, Вожида – 12, Куралово филиалында 6 бала укый. Ә урта мәктәптәге 70 балага әлегә өендә белем алырга туры килә. Ноутбуклары булмаганнарга мәктәптән биргәннәр.

– Роспотребнадзор таләпләрен үтәмичә, мәктәпләрне ачып булмый. Әти-әниләрнең дә балаларын мәктәптә укытасы килде. Филиалларга балаларны ике автобус йөртә. Барлык таләпләр дә үтәлә. Махсус лампа кабызабыз, балалар кулларын еш юып тора. Туклану ике тапкыр оештырыла, – ди директор.

Сәрия Мифтахова

САН

Татарстанда укучылар саны иллегә кадәр булган 460 азкомплектлы мәктәп бар.

280 башлангыч мәктәптә 2 меңнән артык бала укый. 134 төп һәм 56 урта мәктәптә барлыгы 7200 бала исәпләнә.


Фикер өстәү