Татарстанда 23 апрельдән барлык сәүдә нокталары 22: 00гә кадәр эшләячәк. Даруханәләр һәм даруханә пунктлары гына искәрмә булачак. ТР премьер-министры Алексей Песошин «Татарстанда коронавирус йогышын булдырмау чаралары турында» Министрлар Кабинеты карарына тиешле үзгәрешләр кертеп кул куйды.
Бу чара санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак дип билгеләнә. Шулай итеп, 22:00 сәгатькә кадәр үз эшчәнлекләрен тәүлек буе башкарган кибетләр дә эшли башлаячак.