26 апрель – Тукай туган көнне ничек билгеләп үтәчәкбез?

Әлеге сорауга Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ачыклык кертте.
Туган тел бәйрәме һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуны быел яңа формата билгеләп үтәчәкбез.

26 апрель – республика өчен әһәмиятле дата. Бу көнне без бөек татар шагыйре, заманча татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Аны мәйданнарда бәйрәм итү, башка төрле чаралар оештыру матур бер традициягә әйләнгән иде. Үзизоляция чоры әлеге көннең әһәмиятен һич кенә дә киметә алмый. Шуңа күрә аны мөмкин булганча тулы канлы итеп уздырырга тырышабыз.
26 апрельдә “Татарстан – Яңа гасыр” каналында бәйрәм фильм-концерты трансляцияләнәчәк. Әлеге концерт барышында Габдулла Тукай премиясенең 2020 елгы лауреатлары игълан ителәчәк.
Шигърият бәйрәме үз масштабын киңәйтә. Социаль челтәрләрдә флешмоб старт ала. Аңа танылган шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә кушыла ала. Тукай шигырьләре ул көнне төрле телләрдә яңгырар дип көтелә. Әлеге чара 26 апрельдә 12.00 дә башланачак. Аның өчен сезгә шигырьне видеога яздырырга һәм #шигырьбәйрәме #Тукайтуганкөн #Праздникпоэзиионлайн #ДеньрожденияТукая хештеглары белән билгеләргә кирәк булачак.
Моннан тыш Татарстан мәдәният оешмалары да бик зур онлайн тамашалар әзерли. Тинчурин театры артистлары үзләренең YouTube-каналында шигырь укыячаклар. Акцияне актерлар “Туган тел» җыры белән тәмамлаячак.
Шигъри флешмобларны “Әкият” курчак театры, Тукай музее, Милли музей да оештыра. Татар китабы музее Тукай иҗатын өйрәнүче галимнәр, тәнкыйтьчелләр, Тукай премиясенең быелгы лауреатлары белән видеоконференция уздыра.

Гөлинә Гыймадова әзерләде


Фикер өстәү