Россиядә коронавируска тестлар үткәрелә башлаячак

Илдә инде байтактан организмда вирусның бармы-юкмы, ягъни кешенең чирлиме-юкмы икәнен тикшерә торган тест (ПЦР-тест дип атала) үткәрелеп килүен беләбез. Монысы – яңа тест. Аның ярдәмендә табиблар COVID-19 инфекциясен кичереп (кайберәүләр бу хакта үзләре дә белми калырга мөмкин), каннарында антитәнчекләр барлыкка килгән кешеләрне ачыклый алачак. Бу иң элек чирне бик авыр кичерүче сырхауларга вируска каршы торырдай антитәнчекләре булган кан салу өчен кирәк.

Теләгендә булган кешеләр инде май аенда ук коронавируска каршы антитәнчекләрне билгеләү өчен анализ тапшыра алачак. Әлеге эшкә Россиянең шәхси лабораторияләре дә кушылырга җыена, дип хәбәр итә “Известия”. Илебездә мондый тестлар булдыру белән берничә компания шөгыльләнә. Аларның кайберләре үз продукциясен озакка сузмыйча гына рәсми төстә теркәячәге турында белдергән. Казан федераль университеты инде атна ахырында ук тәүге шундый тест үрнәген (лаборатория үрнәге) эшләп чыгарырга җыена икән.
Хәзерге вакытта галимнәр дә коронавируска каршы торырдай антитәнчекләрне 10-15 минут эчендә билгели алырдай экспресс-система булдыру өстендә эшли.


Фикер өстәү