Хәтерлисезме, Ленин бабайның шат оныклары?

Бар иде бит яшь чаклар диярсең. Ленин бабайның туган көнен зурлап үткәргән вакытларны искә алуым. Барабаннар кагып, быргылар кычкыртып, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, иң мөһиме, чын күңелдән ышанып. Вакытлар үтәр дә, заманалар үзгәреп, Ленин бабабыз шундый кадерсезгә калыр дип кем уйлаган? Ничек кенә дәлилләсәләр дә, юлбашчыбызга селтәнү, һәйкәлләрен җимерү, китапларын яндыруны (бер авылның китапханәсе янында мин шундый хәлгә дә тап булдым) мин тарихыбызга селтәнү кебек кабул итәм. Һәр чорның яхшы яклары да, начарлары да булган кебек, Ленин тәгълиматына таянып яшәгән еллар да искәрмә түгел бит.

Безнең буын Ленинга бәйле хатирәләр белән яши. Шуларның берсе бигрәк тә хәтергә уелып калган. Мәктәпне тәмамлап, Арча педучилищесында укый башлаган елым иде. Авылга кайтсам, халык гөж килә. Башлангыч сыйныфта укучы бер кыз бала Ленинга “кул күтәргән”. Эш болай була. Бервакыт шулай, ни сәбәпледер, мәктәп коридорындагы стенада эленеп торган Ленин портреты идәнгә килеп төшә. Балаларның тәнәфескә чыккан вакыты. Теге кыз баланың кулында ручка була. Йөгереп килә дә: “Син ник безгә, укырга, укырга һәм укырга, дип әйтеп калдырдың? Синең аркада көне-төне укырга туры килә хәзер”, — дип, кулындагы ручка белән Ленин бабайның күзләренә төртә. Катыргы сыман әйбер генә булгандыр инде: күзләр тишелеп чыга. И-и, шуннан соң мәктәптә, авылда купкан шау-шу. Ата-аналарны җыеп сөйләшү, сыйныф сәгатьләре үткәрү дисеңме — берсе дә калмады. Шул ук вакытта авылда ниндидер шик уянды. Ленинга “хыянәт итү”дән түгел иде ул. Халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, менә белерләр дә, килерләр, дип кемнедер сагаеп көтте. Авыл тынып калды. Кем дә булса барып әйтмәсме икән дип курыкты. Ходайның рәхмәте, әллә барып җитмәде, әллә инде зур вакыйгага санап тормадылар, бу эшне кузгатучы булмады. Тик хәтердән генә җуелмады ул. Хәзер, җае чыккан саен искә төшереп,үзебез дә көлешеп алабыз.
Педучилище йогынтысы, күрәсең, балалар җырларының сүзләре күңелдә нык уелып калган. Кайчакларда үзалдыма көйләп тә йөрим. “Без – Октябрьнең йолдызчыклары, Ленин бабайның шат оныклары” дигәнен дә. Бервакыт шулай моңланып утырганда күрше кызы: “Әле ярый без Ленин оныклары булмаган” , — дип куйды. Аңлыйм, белештереп әйтүе түгел инде. Шулай да дерт итеп куйдым. Йә, пионерларга, октябрятларга ни начарлыгы тиде инде Ленин бабабызның? Киресенчә, безне бердәм итте, әхлакый нормалар кысасында яшәргә өйрәтте түгелме соң? Күрше кызын гаепләп әйтүем түгел. Ул шулай кабул иткән, димәк, башына шулай сеңдергәннәр. Тарихны сызып ташлавыбызга, бозып күрсәтүебезгә без – өлкәннәр гаепле бит.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү