Дөнья кудык, яшәргә вакыт калмады: ябык ишекләр артында яшәүнең мәгънәсен кайдан табарга соң?

Тормышка башкача карый башладык. Яшәү кадере артты. Бу көннәрдә шушындыйрак фикерне еш ишетергә туры килә. Әллә соң адәм баласын, яшәү кадеренә төшенсен өчен, өенә тотып ябарга кирәк булганмы?

Шул ук вакытта күпләрнең тормышында нәкъ киресе булып ята. «Дүртәү бер йортта яшибез. Күрешкән бар дисеңме? Малайлар ничек компь­ютерда булсалар, хәзер дә шулай. Хәтта күбрәк тә. Элек, дәресеңне эшлә, дип куып төшереп була иде. Хәзер дистанционка дип кенә җибәрәләр. Дөресен әйтим, үзем дә көн буе интернетка багынган. Ирем дә. Гәүдә белән без бер җирдә, күңелләр икенчедә. Аш бүлмәсендә очрашкалыйбыз инде». Таныш хәлләрме? Ничек уйлыйсыз, мондый тормышның ахыры хәерле булырмы? Ниһаять, тормыш куудан туктап торып яши башларбыз, аңлашырбыз дип көткән үзизоляцияне ничек хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрергә? Ябык ишекләр артында яшәүнең мәгънәсен кайдан табарга соң?

Гомер үткән, яшәмәгән дә кебек дигәнне дә ишеткәнегез бардыр. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, аңа да мондый зарларны еш ишетергә туры килә:

– Раббыбыз Коръәни-Кәримдә һәр нәрсәнең әһәмиятен күрсәтеп биргән. Шушы әһәмият буенча безгә гөнаһы да, савабы да язылачак. Чөнки фани дөнья безне еш кына алдый, кирәкмәгән әйберләр артыннан чаптыра, адаштыра. Әби-бабайлар да, гомер буе эшләдек, бер рәхмәт әйтүче булмады, пенсиягә чыктык, килеп хәлне белүче дә юк, дип зарланырга ярата. Әйе, ул гомер буе    дөнья куган, дөнья артыннан чапкан. Без дә нәкъ шул ук халәттә булырбыз. Эшләгәндә, бәлкем, рәхмәтен дә әйтерләр, эштән чыккач, синең дә кирәгең калмас. Шуңа күрә Раб­быбыз яшәүнең иң беренче әһәмияте дип Аллага ышануны күрсәтә. Икенчедән, ата-анага хөрмәт, өченчедән, «һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы» дип әйтә. Безнең көтү ул – безнең гаиләбез инде. Карантин вакытында безгә туктап, үз көтүебезгә игътибар бирү мөмкинлеге артты. Аның өчен безгә җавабы да булыр. Раббыбыз бит ир-атка өйгә алып кайткан һәр ипи кисәге сәдака булып саналыр дип искәртә.  Ир – гаиләнең башы, хатын-кыз – муены. Менә шул дәрәҗәләрне бетермик. Өстенлекләр алмашынып, беренче урынга карьера, машина алу һәм башка әйберләр чыга икән, проблемалар килеп туа.

Хәзрәт әйткәннәрне эшләсәң, беренче чиратта рухи үсешеңне кайгыртырга тиеш буласың. Бу инде – фани рәхәтлекләр, матди байлыкларны өстенлек итмәү дигән сүз. Рухи үсеш ул нәрсә? Кулың яткан, җаның теләгән эш. Шулай дип язып куйдым да, уйлап табу­чы Рөстәм Ишморатның кызы Снежана искә төште. Бер очрашуда: «Югары белем алдым, теш табибы булып эшли башладым, матди бәйсезлек тә бар, әмма яшәүнең тәме юк», – дип сөйләгән иде ул. Аңа карата, бар нәрсәсе җитеш, маена чыдаша алмый, диючеләр дә булыр. Шулай инде, кеше эзләнә башласа, аңлау читен. Бигрәк тә билгеле бер эздән чыкса, корган тормышын җимерә башласа. Үзебезгә үзебез чын дөресен әйтик әле: балалар без теләгәнне эшләмәсә, без таккан укуларын укымаса, үзебез дә «маеңа чыдаша алмыйсың» дип, башына «сугабыз» бит. Ярый әле Снежананың әтисе  терәге булган. Шулай булмаса, ул кулы яткан эшне башлый алыр идемени? Нәрсә булып беткән аның белән дисезме? Ул халык һөнәрчелеге училищесында керамика белгечлеге буенча белем алды һәм үзенең остаханәсен булдырды. Снежана Хәйруллина иҗатка тартылучы һәм үзләрен эзләүче кешеләрне остаханәсенә чакыра.

Яшәү мәгънәсе –  иҗаттамы? Бәлкем. Әгәр сиңа сәләт орлыгы салынган икән, ниш­ләп әле аны ачмаска? Иң мөһиме – үзең теләгән эш яки үзең эзләп тапкан юл булсын ул. Психолог Люция Закирҗанова әнә шул фикердә:

– Гомернең кадере, яшәү яме – мәңгелек сорауларның берсе инде ул. Аңа кешелек яралганнан бирле җавап эзләгәннәр, төрле юлларын күрсәтергә тырышканнар. Минемчә, тормышның мәгънәсе – кешенең рухи кыйммәтләренә, рухи үсеш дәрәҗәсенә һәм максатларына бәйле. Нәрсә әһәмиятлерәк: эш яки гаиләме, балалармы, әллә башка кешеләргә ярдәм итүме? Шунысы ачык: кеше максатын үзе ачыкламаса, шул максатны, эшне башкалар такса, ул бәхетле булмаячак, яшәүнең мәгънәсен тап­маячак. Һәр көннең мәгънәсе бар, аны үзең өчен билгели белергә  һәм шуңа таба барырга, иң мөһиме – шөкер итә белергә кирәк.

Тормышларының күп өлешен виртуаль дөнья биләп алган буынның максатларын ачыкларга вакыты бармы соң? Әти-әнисе күрсәткән юлдан да китмәсәләр, аларның алдагы тормышлары нинди булыр?  Люция Закирҗанова болар турында менә ниләр уйлый:

– Һәр буынның – үз проблемасы. Яшь чакта тормышны, кыйммәтләрне кабул итүнең берничә юлы бар. Хәер, яшь кеше ул  кыйммәтләрне кабул итмәскә дә мөмкин, чөнки ул әле үзенең таяну ноктасын тапмаган. Моннан маргиналлык, төрле субкультуралар, апатия һәм башкалар килеп чыга. Ата-баба кыйммәтләренә ни өчен каршы килү бара? Чөнки сез әйткән интернетта тормыш әти яки укытучы сөйләгән кебек түгел. Тормышта аңа яхшы эш табар өчен яхшы укырга кирәк, диләр. Социаль челтәрләрдә исә моның киресен дәлилләүче мисаллар да җитәрлек.  Кеше укымаска да, эшләмәскә дә мөмкин – ә тормышта барысы да бар. Һәрхәлдә, интернетта алардан яхшырак һәм җитешрәк яшәүчеләр җитәрлек. Нәтиҗәдә ике буын арасында каршылык килеп туарга мөмкин. Икенче бер проблема: бала әти-әнисе кушкан юлдан бара, алар теләгән профессияне ала, ләкин үзе теләгәнчә яшәмәгәнен аңлый. Мондый очракларда нишләргә? Күбрәк укырга, белем алырга һәм фикерләү сәләтен үстерергә. Әти-әнигә балаларга үз фикерләрен көчләп такмас­ка, үзенә сайлау иреге бирергә. Тора-бара үсмер дә бик күп нәрсәләр теләгәнен, әмма мөмкинлекләре аз булуын аңлый һәм шул мөмкинлекләрне булдыру максатында эшли башлый.

Үзизоляция тормышта чит илләр күрү, матур күлмәкләр алу, кыйммәтле машиналарның беренче урында булмавын күрсәтте. Иң мөһиме – гаиләң, якыннарың, сәламәтлегең икән бит.  Тормыштан аерылуны исә иманың нык булса гына күтәреп була. Кыс­касы, туктап уйланырга менә дигән вакыт. Әгәр инде уйларыбыздан башны интернетка тыгып качарга маташабыз икән, анысын да өзеп куярга бик мөмкиннәр. Юыртып барганда, чир чыгып, кисәк туктап калдык бит әле. Кулы эш белгәннәргә генә җиңел икән бу тормышлар!

Гөлинә Гыймадова

 

Үзизоляция вакытын ничек исән-имин үткәрергә?

Психолог-педагог Люция Закирҗановадан өйдә тынычлыкны саклау буенча киңәшләр:

1 Тормышта үзгәрешләр, киеренке хәлләр булмыйча тормый. Иң мөһиме, тынычлыкны сакларга, гайбәт җыймаска, рәсми, тикшерелгән мәгълүматларга гына ышанырга. Балалар һәм үсмерләр өлкәннәрнең тәртибен, хис-кичерешләрен күзәтә. Моны истән чыгармаска кирәк. Сүз уңаеннан,  бу –  үсмерләргә килеп туган киеренке хәлләрдән мөстәкыйль чыгарга өйрәнү өчен иң кулай вакыт.

2 Гадәти тормыш ритмын сакларга тырышырга кирәк. Иртән физик күнегүләр ясау, йокы, ял, уку һәм эш вакытларын төгәл саклау киңәш ителә. Өй эшләрендә балаларны да катнаштырыгыз.

3 Өйдә булганда да балаларның дуслары белән   элемтәләре өзелмәсен. Алар өчен аралашу – бик кирәкле нәрсә. Урамга чыга алмаганда, электрон җиһазлар аша аралашуны тыймагыз.

4 Бер түбә астында озак вакыт булганда бер-береңнән арып китәргә мөмкин. Шуңа күрә, әгәр якын кешегез ялгыз калырга тели икән, аңа каршы килергә ярамый.

5 Якыннарыгыз ялгызлыкта калган икән, аларга читтән торып булса да ярдәм итәргә тырышыгыз, шалтыратып, хәлләрен белешегез. Өйдә дә күтәренке кәефне сакларга тырышырга кирәк. Анекдот сөйләшеп алу, бергәләп өстәл уеннары уйнау бик файдалы булачак.

6 Күңелегезне шом баскан икән, тыпырчынмагыз. Бүген һәм шушы мизгелгә дикъкатегезне туплап, тирән итеп сулыш алыгыз һәм тынны чыгарыгыз. Берничә тапкыр шушы күнегүне ясагыз.

7 Якыннарыгызга килеп туган вазгыять турында тыныч һәм аңлаешлы итеп аңлатырга кирәк. Саклану-профилактика чаралары турында бергәләп утырып сөйләшегез.

8 Киеренке хәлне үзегез генә хәл итә алмыйсыз икән, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә була. «Сердәш – 129» психологик ярдәм хезмәтенең тәүлек буе эшли торган телефоны: 8-800-2000-122.


Фикер өстәү