Президент “Зөләйха…”ны карыймы яки Татарстанда коронавируска бәйле тагын нинди яңалыклар бар?

“Зөләйха…”дан да мөһимрәк, көн кадагында торган мәсьәләләр бар. Рөстәм Миңнехановның төп игътибары хәзер шуларга юнәлгән. Онлайн-брифингта сүз нәрсә турында барды?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республикада үзизоляция режимының катгыйландыру сәбәпләрен аңлатты. Аныңча, карарга төзәтмәләр кертү республикада яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясен йоктыру очракларын киметү максатында эшләнде. Чирне хәзер инде Татарстанның районнарында да очратырга була. Статистика мәгълүматлары шул хакта сөйли.
− 22 апрельгә караган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус йоктыручылар саны 355 җитә. Шуның 75е – соңгы тәүлектә. 8 очрак — читтән кергән, 67се – авыручылар белән контакт аша йоктырылган, – диде Лилия Галимова. Шул рәвешле коронавирус очрагы теркәлгән предприятиеләрен эшен туктату ихтималы да юк түгел. Лилия Галимова искәрткәнчә, җитди куркыныч барлыгын аңласак, предприятие җитәкчелеге дә эшчәнлекне туктатуны кирәк икәнен аңларга тиеш. Кичә Чаллыда чир йоктыруның 16 очрагы теркәлгән. Аларның икесе “Камаз”, 14е – “Акульчев” икмәк-кондитер фабрикасында расланды. Лилия Галимова белдергәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый фактларга катгый карый, куркынычсызлык чараларының үтәлешен башка төр мәнфәгатьләрдән өстенрәк булуын искәртә.
Карарга кергән үзгәрешләрнең тагын берсе республика территориясенә вахта юлы белән эшләргә килүче барлык хезмәткәрләргә кагыла. Алар ике атналык карантин узарга тиеш. Предприятие җитәкчеләре һәм район башлыкларына вахтачыларны эшкә азрак җәлеп итәргә киңәш итәләр.
Атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 3 меңгә арткан. Барлыгы республикада 16 меңнән артык эшсез исәпләнә. Шуның өчтән бере – Казанда. Лилия Галимова әйтүенчә, 9-21 апрель аралыгыда эшсезлек буенча пособиене 1543 кеше алган.
Татарстанның транспорт йөртүчеләре Президентка атап хат язган. Алар да хәзерге вазгыятьтә җиңел чор кичерми. Лилия Галимова бу хатны алулары һәм җавап булачагы турында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сериал карыймы? Журналистларның онлайн-брифинг барышында Президентның “Россия 1” каналында барган “Зөләйха күзләрен ача” сериалы турында фикерләрен беләсе килде.
– Хәзерге вакытта төп бурыч – вирусны таралу очракларына юл куймау. Рөстәм Нургалиевичның бөтен игътибары шуңа юнәлгән. Бу көн кадагындагы мәсьәлә. Шуңа күрә башка нәрсәләр безнең өчен актуаль түгел, – диде Лилия Галимова.

 

Чулпан Гарифуллина  


Фикер өстәү