Ярдәмнең артыгы юк: КФУда студентларга бушлай азык-төлек өләшәләр

Авыр чакта уку йорты студентларны ташламый. Казан федераль университетында тулай торакта калган чит ил, башка шәһәрләрдән килеп укучыларга һәм магистрантларга бушлай азык-төлек өләшәләр.

Барлыгы 4 меңнән артык студентка ярдәм итү каралган. Кирәкле әйберләрне университет үз акчасына һәм иганәчеләр ярдәме белән туплый. Исемлектә район башлыклары да бар.
Булышырга кирәк иде. Ихтыяҗ барлыгын студентлар үзләре үк әйткән. Студентлар советы һәм профбюро вәкилләре тулай торакларда яшәүчеләрдән сораштырулар шуны күрсәтә. Күпләр финанс ярдәменә дә мохтаҗ. Тулай торакта күпчелекне Африка, Төрекмәнстан, Үзбәкстаннан килеп укучылар тәшкил итә. Россиянең башка шәһәрләреннән килеп укучылар да бар.
Уку йорты тәкъдим иткән җыелмада токмач, савыт-саба юу чарасы,бәрәңге, сыек май, майонез, кетчуп, чәй бар.
Универсиада авылында урнашкан кибеттә дә беренчел кирәк-яраклар өчен бәяне 50 процентка төшергәннәр. Бу да финанс кыенлыгы булган студентлар өчен үзенә күрә ярдәм.


Фикер өстәү