Быел “ЭКОяз” да  онлайн үткәрелә

Инде хәбәр иткәнебезчә, республикада чистарту икеайлыгы дәвам итсә дә, күмәкләшеп җыештырулар әлегә ярамый.  Гадәти өмәләрне хәзер онлайн форматта үткәрәләр. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуындаТатарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин хәбәр итте.

–«ЭКОяз 2020» коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә читтән эшләү форматында уза. Яз урамнарда тәртип урнаштыра торган вакыт булса да,  бүген безнең өчен халык сәламәтлеге мөһимрәк.  Шуңа да элек гадәтләнгән акция һәм конкурслар онлайн-режимда уза. «ЭКОяз 2020» акциянең район этабы 1 апрельдән 12 майга кадәр, ә республика этабы 18 майдан 31 майга кадәр узачак. Бәйге кысаларында «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы гаилә» һәм «Иң яхшы предприятие» не ачыклаячакбыз, – ди ул.

Кешеләр күпләп катнаша барлык номинацияләр дә үзгәртелгән.  Шуңа хәзер балалар бакчалары һәм мәктәпләр онлайн режимында экосукмак проектларын эшләвендәвам итә. Җиңүчеләргә оештыручылар проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм вәгъдә итәчәк.

Шулай ук мәктәп укучылары өчен Online-чирек дип атлаган проект эшли башлаган. Ул һәр сишәмбе көнне  үткәрелә. Әлеге яңалыкны Татар балалар нәшриятының башкарма директоры Алсу Назмиева җиткерде.

– Беренче эш итеп без “ЭКОризык” бәйгесен үткәрдек. Балалар әти-әниләре ярдәмендә төрле ризыклар әзерләп, безгә видео хәбәр җибәрде. “ЭКОталант” дигәнен дә үткәрдек. Ул бәйгедә Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап кул эшләре  җибәрәсе иде. Беренчесе бәйгедә — 66, икенчесендә 155 бала катнашты. Кул эшләре бәйгесе 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Иң актив укучыларны бүләкләр көтә, – ди ул.

Экологлар халыкны өйдә утырырга чакырды. Иң мөһиме – авырмаска, ә аннары бергәләп күп өмәләр узачак дип ышандырды алар.


Фикер өстәү