Казандагы коронавирус белән авыручылар ята торган госпиталь табибы Сәяр Сираҗетдинов: «Күп кеше башта авырганын сизми, менә шул ягы куркыныч та инде»

Республика клиник хастаханәсе базасында үпкәсе ялкынсынган,  коронавирус белән авырган пациентларны дәвалау өчен 200 урынга исәпләнгән госпиталь ачылды. Татарстанда бу җәһәттән 12 госпиталь әзерләнгән. РКБ базасындагыда 60 яшьтән өлкәнрәкләрне дәвалыйлар.

– Аны ике атна эчендә җиһазлап өлгерттек, – ди вакытлыча йогышлы авырулар госпитале баш табиб урынбасары, кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Сәяр Сираҗетдинов. – Сырхауларга 4 йогышлы авырулар бүлегендә, 20 реанимация ятагында хезмәт күрсәтәбез. Мөстәкыйль тын ала алмаганнарны кислород, ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтыру мөмкинлеге бар. Алар барысы бергә йөздән артык.

Әлеге госпиталь 13 апрельдә эшли башлады һәм шул көнне үк 21 кешене китергәннәр. Бирегә коронавируска шик булган һәм чир инде расланган авырулар килә. Сырхауларны республика буенча кабул итәләр. Күбесен “ашыгыч ярдәм” китерә, районнан табиб юлламсы белән килүчеләр дә бар. “Көн саен 15–25 кеше өстәлеп тора, – ди белгеч. – Бик авыр хәлдәгеләрне шунда ук ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырабыз. Авырулар арасында хатын-кызлар күбрәкме,  ир-атлармы, дип кызыксыналар. Артык аерма юк, иллегә илле дияргә мөмкин”.

Медицина хезмәткәрләре яңа режимда эшләү өчен берничә атналык дистанцион әзерлек курслары узган. Күп профильле госпитальдә мультидициплинар команда тупланган. Инфекционистлар, терапевтларга нейрохирурглар һәм башка белгечләр дә кушыла, чөнки олы кешенең хроник чирләре дә булырга мөмкин.

– Коронавирус вакытында моңа кадәр сиздермәгән хроник чирләр кискенләшә, – ди Сәяр Сираҗетдинов. – Шуңа күрә төрле юнәлештәге белгечләр бергә эшлибез. Һәр авыруга аерым караш.  Госпитальнең РКБ базасында булуы да бик яхшы. Белгечләргә, җиһазларга, даруларга ихтыяҗ юк. Хәзергә барысы да җитә.

Госпитальдәге медицина хезмәткәрләренең эш тәртибе дә үзгә:  тәүлек буе авырулар янында алар. Эш сәгате тәмамлангач, ял итәргә кайтып китәләр. Тик бу көннәрдә өйгә, гаиләгә кайтулар турында онытып торырга туры килә. Таҗвирусны ияртү, тарату куркынычы булганлыктан, белгечләргә төн куну, ял итү урынын Казан дәүләт медицина университетының тулай торагында, Казан кунакханәләрдә көйләгәннәр. Бу эш хөкүмәт һәм иганәчеләр матди ярдәме белән оештырыла. Госпитальдә көн дәвамында  медперсоналны өч тапкыр тукландыралар. Азык-төлекне читтән китертәләр.

Хезмәткәрләренең һәркайсы махсус киемнәрдән йөри. Тәннең бер генә ачык урыны да юк. Авыруларга аларны тану, аеру читен булмасын өчен, киемнәренә исемнәрен язып куйганнар. “Казаноргсинтез” заводы 1200 костюм алырга булышачагын әйткән иде. Ул киемнәрнең барысы да госпитальгә килеп ирешкән. Саклану чаралары байтак алынган. Кайберсен күп тапкыр кулланып була. Битлекләрне даими яңартып торалар.

Госпитальдә бу көннәрдә үлем-җитем булмаган. Бер атнадан, бер айдан ни көтә? Белгеч киләчәкне фаразларга алынмады. Авырулар артмасын өчен, халыкны сәбәпсез өйдән чыгып йөрмәскә өндәде.

– Бу вирус белән моңа кадәр очрашкан юк иде. Безнең эш башланды гына әле, – ди ул. – Сырхаулар күбәя. Күп кеше, баштарак, авырганын сизми, менә шул ягы куркыныч та инде. Компьютер томографиясе үткәргәндә исә авыр пневмония икәне ачыклана. Температура күтәрелсә, тын алу авырлашса, хәл китсә, “ашыгыч ярдәм” яки участок табибын чакыртырга кирәк. 60 яшьтән узганнарда пневмония тиз арада килеп чыга. Шуңа күрә өлкәннәргә сак булырга, үзләрен карарга киңәш итәбез.

Сәяр Сираҗетдинов хезмәтләре турында бик тыйнак сөйли. Таҗвирус хәзергә тулысынча ачыкланып бетмәгән. Аның турында  бөтендөнья галимнәре өйрәнә. Серле вирус белән көн саен очрашып торган, көнне төнгә ялгап эшләгән табибларга, шәфкать туташларына, кече медперсоналга психологик яктан да әзер булырга кирәк. “Бер яктан караганда, монда чыннан да, биологик сугыш кебек. Әйе, җиңел түгел… Көтелмәгән сынаулар булырга мөмкин… Тик авыруларны бездән башка тагын кем дәваласын, табибның  профессиональ бурычы бит ул?!” – дип әйтү белән чикләнде белгеч.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү