«Алдан язылмаган кешеләргә чебиләр җитми дә әле»

Балтач районында сигез ел нәселле бройлер чебиләре чыгару, үстереп сату буенча махсуслашкан Айрат Хәкимҗанов быел үзәктән унбиш чакрымлап читтәге Биктәш авылындагы буш торган бер абзарда да чебиләр үстерә башлаган.

-Яңа ферма салырга теләп, җир артыннан йөри башлаган идем, район җитәкчеләре өстәмә бер вариант итеп шушы юлны тәкъдим итте. Эшләп карарга булдык, — ди Айрат.

Үткән ел ремонт ясыйлар, электр линияләре үткәрәләр, вентиляция системасын булдыралар. Быел үз инкубаторларында чыккан беренче чебешләр шушында күчә. Инде биредәге 30 меңләп чебешнең барысының да ияләре бар, аларның тиешле көнгә кадәр үсүләрен генә көтәләр икән. Алдан язылмаган кешеләргә чебиләр җитми дә диләр. Бу инде Айрат һәм аның командасының эше, нәтиҗәсе турында сөйләүче бер факт.


Фикер өстәү