Кибә башлаган сарымсакларның кулланылышын озайту СЕРЕ

Мамадыш районындагы Усали мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Фазылова катыргычта (морозильник) сарымсакның ничек саклануын сынап карарга булган. Аның “Вк” сәхифәсенә урнаштырган рецепты безгә дә кызык тоелды.

– Сарымсакны ел саен бик күп утыртам. Җәен-көзен салатлар ясаганда, кыяр-помидор тозлаганда күпләп тотам. Узган ел уңышы бик яхшы булды. Подвалда тишекле тартмаларда сакладым. Кыш буена үзебезгә дә, балаларга җибәрергә дә җитте. Хәзер саклау вакыты беткәндер инде, бөрешә, кибә башлады. Бөтенләй әрәм булмасын дип, җәйгә менә шулай кыландырып карадым әле, – диде укытучы.
Җиңел әрчелсен өчен ул аны башта ярты минутка микродулкынлы мичкә тыгып алган. Чистартып, юып, киптереп, иттарткыч аша чыгарган. Пакетларга тигезләп җәеп, линейка белән шакмакларга бүлгәләп чыккан.
– Исе чыкмасын өчен тагын берәр пакетка тыктым да, такта өстенә өеп, катыргычка озаттым. Яхшылап катканнан соң шакмакларга бүлеп, контейнерга салып куям. Катырылган сарымсак бөтен үзлекләрен саклый дип язалар интернетта. Менә сынап карыйбыз инде, – ди Резеда Фазылова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү