Президент – журналистларга: «Сез, табиблар кебек, алгы сафларда булырга тиеш»

Бу сүзләрне Рөстәм Миңнеханов кичә «Татмедиа» агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда әйтте.
Очрашу бу көннәргә хас гадәттә онлайн форматта узды. Президент журналистларны коронавируска каршы көрәштә алгы сызыкта торучы табиблар белән чагыштырды һәм хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
– Эшегез җиңел түгел. Сез, медиклар кебек күк, алгы сафларда булырга тиеш. Урамга чыкмасагыз, җаваплы затлар белән аралашмасагыз, мәгълүмат кыры да тараер иде, – диде ул һәм бик сакчыл булырга, битлек, перчатка, антисептиклар турында онытмаска, халыкка да үрнәк күрсәтергә өндәде.


Рөстәм Миңнеханов журналистлардан кешеләргә ярдәм итүче волонтерлар һәм хәйриячеләр турында сөйләүләрен сорады. «Бүген бик күп уңай үрнәкләр бар, әйтик, медицина өлкәсенә, муниципалитетларга ярдәм итеп килүче компанияләр байтак. Бик күп волонтерлар өлкән яшьтәгеләргә ярдәм кулы суза, аларны азык-төлек белән тәэмин итә. Шушы гади егет-кызлар турында күбрәк сөйләргә кирәк. Үзизоляция чорында нәрсәләр белән шөгыльләнергә мөмкин булуын күрсәтергә кирәк. Бүген боларның барысына да ихтыяҗ зур», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Журналистларның Татарстандагы хәлләр турында мәгълүматны рәсми чыганаклардан алу мөмкинлеге бар. Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда таратыла торган ялган хәбәрләргә каршы тору өчен шушы мөмкинлектән файдаланырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Бүген катлаулы чорда яшибез. Берьюлы берничә проблема килеп өелде. Иң элек үзизоляциягә бәйле икътисади проблемалар: бу – күп кенә компанияләр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр. Өстәвенә нефть бәясе төште, монысы да – илебез өчен, республикабыз өчен зур проблема. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен иң мөһиме – дөрес, объектив мәгълүмат бирү. Юкса социаль челтәрләрдә кайберәүләр, үз файдасын күздә тотып, ялган хәбәр таратырга күп сорап тормый», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең хакимият, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итә алуларын искә төшерде. «Сез федераль, республика яки муниципаль дәрәҗәдә алардан турыдан-туры мәгълүмат ишетеп, аны кешеләргә җиткерә аласыз. Шуңа күрә кемдер таратырга маташкан ялган хәбәрләргә һәрвакыт аяк чала аласыз», – диде республика җитәкчесе.
Онлайн очрашуда Президент көненең иртәнге сәгать 5тә зарядка ясаудан һәм җирле телеканалларның программаларын караудан башлануы мәгълүм булды. Рөстәм Миңнеханов Инстаграм сәхифәсендә эш бүлмәсеннән фотосурәт пәйда булганчы, иртән ниләр эшләве турында сөйләп узды. «Сәгать биштә йокыдан торып, физкультура ясаган арада «Мәйдан» яки «ТНВ»ны карыйм», – дип сөйләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Физкультура белән шөгыльләнгәндә «Башваткыч» программасын каравын, башваткычлар чишәргә яратуы турында сөйләде.
Президент «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясенә дә тукталды, рус һәм татар редакцияләре журналистлары белән аралашты. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары редакцияләренең медиа-лабораториясенең булып, видеоэлемтә режимында «Салават күпере»н укучы балалар белән дә аралашып алды. Нурбәк Батулланың улы – дүрт яшьлек Туран Батулла Президенттан, бу хәлләр кайчан бетәр икән ул, дип сорады. «Әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак. Балалар, исән-сау булыгыз, тыныч кына өйдә утырыгыз, озакламый коронавирус бетәчәк, урамга чыгарга, монда килергә мөмкинлек булачак. Үзегезне, әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны саклагыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү