Быелгы уразаның пандемия белән туры килүе юкка түгелдер…

Кичә изге рамазан ае башланды. Ураза – ризыктан һәм судан тыелып тору гына түгел, үзеңне тәр­бияләү, эчке дөньяңны камилләштерү, изгелек кылырга омты­лу дигән сүз. Ел саен оештырылган республикакүләм ифтар да бу юлы яңача уздырыла. «100 еллыкифтары» дип атал­ган чара барышында ай дәвамында 30000 мохтаҗ кешегә авыз ачу өчен ризыкны өйләренә китереп бирергә ниятлиләр. Бу проектка теләгән һәркем ярдәм итә ала. Ураза ае сезне нәрсәгә өйрәтә?

Илназ Минвәлиев, Татарстанның атказанган артисты:

– Ураза тотабашлаганга күп түгел әле. Өч ел элек бераз калдыргалап тоттым. Узган ел бик куркып кына тотынган идем. Аллаһы Тәгалә үзе көч бирә икән ул. Бер ай күп вакыт түгел. Аны төрлечә итеп тә үткәреп була. Ә менә уразалы булсаң, савабы да булачак. Әмма тотмаган кешегә көчләп тоттырып булмый. Гаиләм авылда яши. Шөкер, хатыным да, улларым да рамазан аен көтеп тора. Насыйп булса, ниятебез зурдан. Бу айны матур итеп уздырасыбыз килә.

Гөлүсә Закирова, «Идел» журналы мөхәррире:

– Аллаһ ярдәме белән быел да тотарга ниятләп торам. Рухи«перегрузка» булып торырга тиеш. Дөньякуып, күзалдында булган вак кына, әмма мөһим кыйммәтләрне дә күрми башларга мөмкин. Туктап, як-якка каранып, Аллаһка тапшырып, җанны чистартып, күпнәрсәләрдән ярлыкау сорау, рәхмәтле булу – кирәкле гамәл. Ризыктан баш тартугынатүгел бит – мәгънәсекиңрәк. Быелгы уразаның пандемия белән туры килүе юкка түгелдер – һәряктанчистарынырганасыйпитсәиде.

Альбина Фазлыева, блогер:

– Рамазан ае ач тору гына түгел, ул безнең эчке халәтне, калебне чистарта. Сәламәтлегең булса, аны тотарга тиешсең. Ул фарыз гамәл санала. Беренче чиратта – ураза тоту сабырлыкка өйрәтә. Бу җиңел эшләрдән түгел. Әмма Аллаһының рәхмәте белән башкарып чыгып була. Без әле баштакуркабыз да. Шайтан да куркыта. Икенчедән, без ачлыктан интегүче гаиләләрне дә күпмедер дәрәҗәдә аңлаячакбыз. Шөкер, безнең заманда ризык күп. Әмма әби-бабаларыбыз ачлык күргән. Шуларның хәленә керергә өйрәнәбез. Бу айда Аллаһка шөкер әйтәбез, күңелләр чистара.

Зөлфия Гарипова, күпбалалы әни:

– Ураза тота башлаганга 33 ел булды. Әбиемә ияреп беренче сәхәр ашаулар, авыз ачулар гомергә истә калды. Инде хәзер үзем әби. Бишбалам, 12 оныгым бар. Ураза аенда ризыкның чын тәмен белә башлыйсың. Суның да тәмле икәнен аңлыйсың. Өйдә бөтен кеше тоткан очракта, бик күңелле ул. Авыз ачар вакытны бик сөенеп көтеп аласың. Күңелдә рәхәтлек, канәгатьлек хисе, үз­үзеңә ышаныч барлыкка килә. Ураза тотуны булдыра алгач, башка эшләрне дә эшли аласыңа инанасың.


Фикер өстәү