Ир сөйгәнен үтереп суыткычка яшергәнен үлем алды хатында язып калдырган

Башкортстанда яшәүче 36 яшьлек ир сөйгәнен үтергән, мәетен суыткычта яшергән, ә аннары ташландык йортта үз-үзенә кул салган.

Башкортостан Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ташландык йортта суицид кылган ир-атның җәсәден 20 апрельдә тапканнар. Аның кесәсендә тикшерүчеләр хатын-кызның паспортын һәм хатын-кызны үтерүе хакында язган хат табалар.

Тәртип сакчылары ир белән аның дус кызы яшәгән урынга чыгып китә. Суыткычта алар коточкыч табылдыкны – хатын-кызның гәүдәсе табып ала. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир үз корбанын үтергән, тураклаган һәм мәетне суыткычка яшергән.

Кеше үтерү факты буенча тәртип сакчылары җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү