Татар теле кемгә кирәк?

Күптән түгел ДТРКда Миңназыйм Сәфәровның «Гамьле әңгәмә»сен карадым. Чираттагы тапшыру япон егете Юта Хисияма белән иде. Әңгәмә скайп аша язылган булса да, ерак Япониядәге Ютаны үзебезнең арада кебек хис иттем. Бу, әлбәттә, япон егетенең татарча кайбер татарларны да уздырып сөйләвенә бәйле иде. Тапшыру узгач, Миңназыйм белән тагын бер кат сөйләшеп алдык. Бердәнбер соравым мондый иде: «Япон егетенә татар теле ни өчен кирәк икән соң?» Бит әле Татарстанда яшәгән урыс кардәшләрдән дә кайвакыт: «Зачем мне нужен татарский? Без него могу прожить», – кебек сүзләр ишет­кәләргә туры килә. Япон егете татарчасыз яши алмый мәллә? Миңназыйм бөтен хикмәт – тәрбиядә, кешенең аң-белем дәрәҗәсендә, рухи байлыгында дип саный. Аның фикере белән тулысынча килешәм, шул ук вакытта әйтәсе сүзләрем дә бар.

Күпме генә тырышсак та, Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итеп, татар телен дәүләт статусы дәрәҗәсенә күтәрсәк тә, газиз телебезгә ихтыяҗ, аның үсеше, дәүләт дәрәҗәсендә кулланылышы өчен шартлар тудыра алмадык. Кемнедер гаеплисе, җаваплы иптәшләргә йодрык күрсәтәсе килми. Бу очракта мәгълүм әйтемне үзгәртеп, «Мәхәлләсе нинди – мулласы шундый» булып чыкмый микән, дип тә әйтәсе килә. Ягъни тел язмышы өчен халык үзе дә шактый ук җаваплы. Халык дигәннән, мин аерым-аерым һәр татарны күз алдында тотам. Без үзебезне ни дәрәҗәдә хөрмәт итәбез соң? Аерым җитәкчеләр генә түгел, һәр татар үзе тел сагында торырга тиеш. Җитәкче килә дә китә ул. Ә безгә яшисе. Үзен-үзе хөрмәт иткән татар «урысчасыз кеше була алмау»дан беркайчан да курыкмастыр ул. Сүз, әлбәттә, өлкән агай телен санга сукмау турында бармый. Без аны беләбез һәм белергә тиеш тә. «Татар улы татар» булган Тукай да, әле Җаек мәдрәсәсендә укыганда ук, «Учительская школа»га йөреп, урыс телен өйрәнгән. Шуның аркылы рус, дөнья әдәбияты классиклары иҗаты белән танышып, үзенә яңа дөнья ачкан. Бу инде Тукайның зирәк акылы, рухи дөнья­сының никадәр бай булуы турында сөйли. Мөхтәрәм шагыйрь «татарга тылмач кирәкми» дигән әйтемне дә еш кулланган. Ул телебезнең элек-электән халыкара аралашу теле булуын, әле XVI – XVII гасырларда ук, Русиянең ислам дөньясы белән бәйләнеше арткан чакта, Мәскәүнең тылмач итеп татарларны сайлаганын да белгәндер дип уйлыйм. Шул ук вакытта татар теле үзенә гарәп, фарсы, төрек һәм өлешчә Көнбатыш илләре халык­лары телләрен дә сыйдырганын чамалагандыр ул.

Татар теленең абруе бүген дә югары. Юкса аны японнар да, кытайлар да, Европа халыклары вәкилләре дә өйрәнмәсләр иде. Сүз уңаеннан, татар теле буенча уздырылган халыкара олим­пиа­даларда Япониянең өч кешесе гран-прига лаек булды инде.

Ютада татар теленә мәхәббәт милли моңнарыбыз аша уянган. «Безнең көйләребез дә охшаш», – ди ул. Япония архивларында татар тарихына кагылышлы гаҗәп кызыклы мәгълүматлар саклана. Алматыда яшәүче журналист, тарихчы Мөнир ага Ерзин, шул мәгълүматларга да нигезләнеп, татар тарихы турында китаплар язды. 2010 елны Тукай эзләре буйлап Казахстанга сәфәр чыккач, без аның өендә булган идек. Ходай үзе кушкандыр инде, без барында аның янына Япониядән бер галимә ханым килеп керде. Наоко Мизутани атлы икән. Мөнир абыйга татар тарихы буенча Япониядә чыккан китаплар алып килгән. Японча сөйләштеләр болар, ә без Мөнир абыйның нинди затлы шәхес булуына хәйран калып утырдык. Ул әле Кытай архивлары белән дә элемтәдә торуын әйткән иде.

Монысы – кайбер җитәкчеләр, сәясәтчеләр колагына. Ә үземезнең татарымыз телен кадерләгән халыкның гына кадере бар икәнен онытмасын иде. Инде шушы «тәти» тоелган фикерне гади генә бер мисал белән куәтләп куясы килә. Без «Республика Татарстан» газетасы белән «өйдәш», ягъни бер түбә астында яши­без, бер үк коридорны таптыйбыз. Һәм мин урыс каләм­дәш­лә­ремне алар телендә сәламлим. Мәсәлән, Ирина Мукшинага: «Привет, как дела?» – дисәм, ул: «Хәлләр изге – тегеләр генә бизде», – дип шаяртыр. Еш кына теге яки бу сүзне, яисә җөмләне татарчага тәрҗемә итүне дә сорый ул. Мин тәрҗемә итәм, ә Ири­на истә калдырыр өчен кабатлый-кабатлый китеп бара. Үз телләребезне хөрмәт иткәнебез өчен бер-беребезгә рәхмәтле без.

«Татар теле кемгә кирәк?» дигән сорауга үземчә җавап бирә алдым кебек. Сизгәнсездер, сүзем аерым бер тел турында гына түгел иде. Мин әйтеп бактым, калганын үзегез уйлап бетерегез!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү