Быел да республика ифтары була: анда 30 мең кеше катнашачак

Җиһанда таралган эпидемияне исәпкә алып, Татарстан Диния нәзарәте быел ниятләгән VIII республика ифтарын башкача оештырырга карар кылган. Ифтарны оештыручылар – Диния нәзарәте, “Ак барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы аны ТАССРның йөзьеллыгына багышлап уздыра. Быел аның колачы ике мәртәбә артачак.

Узган елгы авыз ачуда 15 мең кеше катнашса, быел ифтарны оештыручылар 30 мең кешене колачларга җыена. Эпидемия шартларында иминлекне тәэмин итү өчен авыз ачу ризыкларын мохтаҗларның өйләренә китереп бирәчәкләр. Бу ифтар башка елларда уздырылганнарыннан шул ягы белән дә аерылып торачак: ул бер генә көн түгел, Рамазан ае буе дәвам итәчәк, көн саен бер мең мохтаҗ кешегә адреслары буенча азык-төлек тупланмасы өләшенәчәк.

Теләге булган кешеләр дә ифтарны оештыруга үзеннән өлеш кертә ала. Моның өчен 7715 кыска номерына “Ифтар (буш ара) сумма” рәвешендә акчалата ярдәм җибәрергә  була. Әйтик, Ифтар 300.

     Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү