“Россиянең үлемсез полкы” иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Ринат Хәбибуллин үзенең видеомөрәҗәгатендә республика халкына, бергәләшеп, “Үлемсез полк” акциясен онлайн-режимда башлап җибәрергә тәкъдим итте.
Татарстанда “Үлемсез полк” онлайн-акциясенә кушылу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыгыз яки якыныгызның фотосурәтен яисә аның турындагы видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырып, #БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн хэштекларын куярга кирәк.
Бу фотосурәләр һәм видеоязмаларның барысы да “Россиянең үлемсез полкы” иҗтимагый хәрәкәте Татарстандагы төбәк бүлегенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркеменә (https://vk.com/polkrt) тупланачак. Акция йомгаклары буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм аларның сугыштагы күргәннәре турындагы видеоязмаларны берләштергән гомумроссия онлайн-ресурсы эшли башлаячак.
“Россиянең үлемсез полкы” – Бөек Ватан сугышында катнашкан буын турында шәхси истәлекләрне саклау буенча халыкара ватанпәрвәрлек хәрәкәте, шулай ук әлеге хәрәкәт тарафыннан оештырыла торган акция исеме ул. 2015 елда илнең 60 төбәге вәкилләре аны оештыруны хуплап чыкты. Бүген хәрәкәт 76 төбәк бүлеген һәм дөньяның төрле кыйтгаларында 200дән артыграк халыкара координаторны берләштерә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat