Тинчурин театры артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларның уллары «Зөләйха…»да уйнады:  “Ислам сигез серияне дә курка-курка карады”

“Зөләйха күзләрен ача” фильмы нинди генә фикерләр уятмады. Аны яклаучылар да, гаепләүчеләр дә шактый иде. Социаль челтәрләрдә сигез көн буе бәхәс тынып тормады. Анда катнашучы артистларга да фикерләр каршылыгы тәэсир итми калмагандыр. Бигрәк тә балаларын шушы фильмда төшәргә ризалык бирече әти-әни үзләренә җиңел булмавын яшерми. Зөләйханың улы Йосыфны хәтерлисезме? Аны Тинчурин театры артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларның уллары Ислам Хафизов башкарды. Ислам кастингка ничек барып эләккән? Зур “кино”га баланы ничек әзерләргә? “Зөләйха…” да катнашкан артистларга карата әйтелгән сүзләрне ничек кичерергә? Болар хакында без Исламның әтисе Ирек Хафизов белән сөйләштек.

– Улыгыз Ислам кастингка ничек килеп эләкте?

– Ул вакытта улым 11 сыйныфта укый иде. Җаваплы ел, эше күп, укуы авыр, әти сүзен тыңлап кына барды инде ул. Аны, гомумән, кино кызыксындырмый иде. Баргач, режиссер сәгать ярымлап төрлечә сынап карады. Аннары яңадан чакыртып алды, тагын биремнәр үтәтте. Режиссер кечкенә улыбызны да ошатты, ләкин син бик тыйнак дип, анысын кире какты. Ислам диалогларны әнисе белән укыды. Гөлчәчәк Зөләйха сүзләрен әйтеп торды, Ислам – Йосыфны. Без сине кабул итәбез дигәч, Ислам үзе дә сөенде.

– Зур “кино”га баланы ничек әзерләргә?

– Бернинди әзерлек кирәкми. Кабул иткәч тә, баланы берничек тә әзерләмәгез дип кисәтеп куйдылар. Артист үз баласын әзерли инде ул, дип әйтүчеләр дә бар. Без бернәрсә дә өйрәтмәдек. Кино белән театр нык аерыла. Без үзебез дә катышсак, баланы бозарбыз, дип уйладык. Кино гадилекне, ихласлыкны ярата. Театрны ничек кенә алсак та, анда ясалмалык бар. Ислам, фильмда төшкәннән соң да артист һөнәренә кызыкмады. Ул финанс институтына, үзе теләгән факультетка укырга керде. Без баланың теләгенә каршы килмәдек, ихтыярын сындырмадык. Юкса, Казан мэриясеннән шалтыратып, сәнгать юнәлешен сайларга теләмиме, дип тә сораганнар иде. Әти-әти сайлап биргән, мәҗбүри керткән юлда бала озак тоткарланмаска да мөмкин. Үзенең өлгереп җитүе кирәк. Ислам сигез көн буе, сигез серияне курка-курка, каушый-кайшый карады. Нишлисең соң син, дип әрли идек тә кайчак. Ахырдан күрәбез, аңа ошады. Әгәр тагын чакырсалар, катнашыр идем дигән сүзләр әйтә башлады. Үзе теләп шул юлга басса, тансыграк та, кадерлерәк тә була.

– “Зөләйха…”ны беренче сериясеннән соң ук татарларны кимсеткән картина дип атадылар. Анда катнашкан артистларга җиңел булмагандыр ул сүзләрне ишетүе. Ничек кичердегез тәнкыйтьне?

– Беренче серияләрен мин дә тәнкыйть белән карадым. Кабул итәргә авыр булган мизгелләр шактый булды. Геронияның да ошап бетмәгән яклары бар иде. Татар хатыны нишләп болай киенә дип аптырадык. Безнең әбиләр гомумән, кара яулык япмаган, кыр эшенә дә ак яулык бәйләп чыккан. Кара төс кояшны үзенә сеңдерә, ак төс саклый бит инде ул. Андый кабул итеп бетермәгән яклар булмады түгел, булды инде. Икенче яктан, андый зур эшләр эшләгәндә тәнкыйть булырга тиеш. Үзебез дә спектакльдән соң тәнкыйть ишетмәсәк борчыла идек. Билгеле инде, монда режиссер героиняны күтәрергә тырышкан. Башка артистлар белән дә җентекле эш алып барылган. Җыеп әйтсәк, безнең өчен мондый зур картинаның чыкканы юк иде. Сүз дә юк, кимчелекләр бар. Киләчәктә зур картина турында сүз чыга икән, аларны күздә тотарга кирәк дип уйлыйм.

– Тагын шундый фильм төшерү мөмкинлеге булса, сез нинди әсәрне тәкъдим итәр идегез?

Тарихи фильмнар булуын теләр идем. Без сериаллар төшерәбез, башкасын да, ләкин… Күптән түгел татар фильмының 95 еллыгын билгеләп үттек. Аның тарихында зур сәхифә булып  “Булат батыр” (1927, Совкино) тора! Безнең бит шуннан бирле зур форматтагы фильмның туганы юк. Башкортстанның “Сестренка”сы бар, безнең әле менә бит безнеке, дип авыз тутырып әйтерлек саллы картинабыз юк. Бәлки инде безгә дә  актерлар, режиссерлар, меценатлар, республика җитәкчеләре бер фикердә булып шундый картина төшерергә кирәктер?! Башкортлар бит саллы гына бюджетын да тапкан, мәскәүләрне дә үзләре теләгәнчә эшләтә алган. Без дә шулай эшли алабыз бит. Татарча фильм төшерә алабыз. “Сестренка”да бит башкорт теле беркемгә дә комачауламады. Бездә исә татарча сөйләмнән дә шүрлиләр. Ярый инде, үз артистларыбыз “Зөләйха…”да татарча сөйләшеп, җырлап алдылар. Шунысы да йөрәкне җилкендереп куя. Артистлар да бар, команда да юк түгел, игътибар гына кирәк безгә.

Гөлинә Гыймадова

Фото: Ирек Хафизов архивыннан

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү