Уразада ничек дөрес тукланырга?

Бүген уразаның беренче көне.  Сәхәр белән авыз ачу арасы 17сәгатькә якын. Әнә шуны искә алып озак эшкәртелә торган, клетчаткага бай ризыклар ашарга кирәк.  Арпа, бодай, солы, тары, ясмык, кузаклылар, шомартылмаган дөге озак эшкәртелә. Ә яшел кузаклылар, борчак, кукуруз, шпинат, кабыгы белән җиләк-җимешләр, миндаль, кипкән абрикос, инжир клетчаткага бай.

Белгечләр сәхәргә боткалар әзерләргә куша. Әйтик, карабодай, тары, дөге, борчактан пешкән боткалар тамакны ачтырмый. Алар артыннан суга бай җиләк-җимешләр – банан, алма, груша  ашау кирәк. Шулай ук организмга шулпа керсен өчен аш, ике көнгә бер йомырка ашау гадәтен кертергә кирәк. Ризык әзерләгәндә тәмләткечләр, суган, сарымсак, кинза, тмин, горчицаны чамалап кына салыгыз. Алар тоз кислотасы эшләп чыгуны көчәйтә. Ә бу исә ашказанын бозачак. Шуңа да сәхәргә тозлы һәм тәмләткечле ризыклар ашамагыз. Алайса көнозын су эчәсегез килеп торыр.

Авыз ачканда  җиләк-җимеш, яшелчә белән ит яки балыктан әзерләнгән ризыклар булырга тиеш. Ипи ашау  да кирәк, сөт ризыклары да булу мөһим.  Ураза тоткан кешегә җиңелчә генә әзерләнгән  яшелчәле салатлар ашау кирәк. Ашны тавык ите яки майсыз сыер итеннән пешерегез. Балык шулпасы да организм өчен файдага булачак. Изелгән бәрәңге яки борчак ашларын ашкайнату системасы  җиңел үзләштерәчәк. Уразада кыздырылган ризык ашаганчы, аларны кайнар мичтә томалап, яки парда пешерергә кирәк. Болай итеп әзерләгәндә аларның витаминнары саклана һәм тиз үзләштерәләләр.

Авыз ачуга ризыкка ябырылмагыз! Иң элек хөрмә ашап куярга киңәш телә. Хөрмә җимешендәге шикәр кешегә үзен тукланган кебек хис итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр авыз ачуны ит, яшелчә һәм ипи белән башлап җибәрәсең икән, аларның шикәргә әйләнүе өчен күп вакыт кирәк. Ураза тотканда су, минераль сулар, үлән чәйләре эчәргә кушыла.

Кешегә көнозынга 2 литр су эчү кирәк. Димәк, авыз ачып, сәхәргә  кадәрле вакытта сез әкренләп кенә үзегезгә кирәкле суны эчеп куярга тиеш.

Сәхәргә һәм авыз ачырга ниләр әзерлисез дигән сорау социаль челтәрләрдә дә актуаль. Кешеләр бер-берләре белән киңәшләшә.

Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Альбина Фазлыева (Җәлил хәзрәтнең килене) авыз ачканда  сыер, бәрән яки тавык итен рукавка тыгып, духовкада пешереп ала икән. Янына телемләп туралган бәрәңге дә куя. Ә салатны кәбестәдән ясый икән. Сәхәргә алар гаиләсе аш ашый.

Гөлнар Мөбәрәкова  дигән ханым узган ел ай буе сәхәргә  тавык ите белән карабодай пешереп, көнозын күтәренке кәеф белән йөрдем, дип  үз халәтен белдерә. Кукмаралылар борай ярмасы пешерергә ниятләп тора. Ул туклыклы, тамакны да ачтырмый, диләр. Берәүләр ураза вакытында бәрәңгеле ризыклардан баш тартабыз дип яза. Чөнки ул сусауга китерә икән.

Әмма ничек кенә булмасын, ураза тотканда дөрес итеп тукланып, организмыбызны да кайгыртсак иде.


Фикер өстәү