Халыкның ишегаллары буенча үз сүзен әйтергә 1 майга кадәр вакыты бар

“Безнең ишегалды” дәүләт программасы дәвам итә. Әлегә аның белән онлайн рәвештә танышырга мөмкин. dvor.tatar/docs. сайтында Татарстанның 215 ишегалдының план-схемасы урын алган. Әлегә 2020 елда төзекләндереләчәк ишегаллары хакында фикерләшү бара. Бүген тагын 215 ишегалдының план-схемасы сайтка куелачак.

Һәркем үз ишегалдының проекты сайтка куелгач та, тәкъдим-фикерләрен язып калдыра ала. Моның өчен 7 көн бирелә. Халыкның үз сүзен әйтергә 1 майга кадәр вакыт бар. Баштарак Казан ишегалларының проектын йорт өчен җаваплы кешегә күрсәтеп килештерәләр иде. Әмма хәзер яңадан халык фикерен сорыйлар.Тәкъдимнәрне 8(800)275-20-20 номерына шалтыратып калдырып була.
– Кешеләрнең фикерен туплагач, без бу план-схемаларны үзгәртергә дип һәр җирлектәге проект өчен җаваплы кешеләргә җибәрәбез. Максатыбыз – ишегалдында яшәүче һәр фикер калдырган кешенең сүзенә колак салу. Әгәр без бер мәсьәлә буенча күп мөрәҗәгать күрәбез икән, проектка үзгәрешкертәбез. Димәк, халык сораган икән, ул кирәк, – ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.
Соңыннан исә, Казан ишегалларының проектлары тикшерелә.Аннары ишегалдының план-схемасын яңадан йортка җаваплы кешегә күрсәтәләр һәм аның белән килештерәләр. Шуннан соң гына проектны төзүчеләргә тапшырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, “Безнең ишгеалды” дәүләт программасы 2020-2024 елларга исәпләнгән. Быел Татарстанда барлыгы 1 меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре 2014 елга кадәр төзелгән, элек Татарстан юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ремонт ясалмаган ишегалларында булачак. Программа кысаларында юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү, урам утларын яңарту, чүп савытлары һәм утыргычлар кую, балалар мәйданчыкларын яңарту, көнкүрешкалдыкларын ташлау өчен урын һәм яшелләндерү каралган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү