«Битлек юк!!! Бөтенләй юк! Берниндие дә юк! Кайчан буласын да белмибез!»

Даруханәләрдә барлык саклану чаралары да бармы? Битлекләр җитәрлекме? Кибетләрдә һәм транспортта битлекләрсез йөрергә ярамый, дигән күрсәтмә чыгуына бер атна вакыт узды. Халык моңа колак салганмы? “ВТ” хәбәрчесе даруханә һәм кибетләрдәге вазгыятьне белешеп кайтты.

Даруханәләрдә

Битлек һәм антисептиклар эзләп, Ямашев, Әмирхан урамнарында урнашкан алты даруханәгә сугылдык.

Иң элек юл уңаенда булган “Фармленд” даруханәсенә кердек. Биредә антисептикларның ниндиен телисең, барысы да бар. Ә менә битлек юк. Берничә көн элек булганлыгын, ләкин бик тиз арада сатып бетергәннәрен әйттеләр. Бер тапкыр кулланыла торган битлекнең берсе – 35 сум, күп тапкыр киергә мөмкин булганыныкы 45 сум торган.

Икенче даруханә – “Аптека 24” дәүләт чәлтәрендә дә битлекләр табылмады.

-Атна башында бар иде. Бер данәсен 9 сумнан саттык, – диде фармацевт.

Әлеге даруханә янында  ук тагын бер оешма бар иде. Аңада да сугыласы иттек. Ишеген ачып кергәнче үк элмәтактага күз төште. “Битлек юк!!! Бөтенләк юк! Берниндие дә юк! Кайчан буласын да белмибез”. Бу сораулар белән фармацевтларның күңелләренә бик тигәннәрдер, күрәсең.

Фармацевт сүзләре буенча, бу көннәрдә вируска каршы препаратлар башка вакыт белән чагыштырганда, күбрәк сатыла. Бәяләре дә арткан, дөрес, барысына да түгел. Ә менә битлекләр күптәннән юк икән инде.

— Безнең даруханәгә битлекләрне соңгы тапкыр февральдә китергәннәр иде. Шуннан бирле күргән юк. Өч данәсе 25 сум иде шикелле истә калган. Балалар өчен битлекләр генә килгәне бар, ләкин алары да күптән бетте инде, – диде ул.

Моңа кадәр яралар эшкәртергә файдалана, тамак авыртканда сиптерә торган препаратларны да антисептик буларак кулланырга мөмкин икән.

— Перекись, сыек глицирин күп алалар. Антисептик буларак Хлоргексидин, Мирамистин, Мирасепт бик яхшы. Соңгы икесе белән битне дә, кулны да, тамакны да чайкарга мөмкин. Өйләр җыештырганда куллансагыз да бик әйбәт. Алар 24 сәгатькә кадәр саклый ала, – диде ул.

Юлда очраган тагын ике даруханәгә кердек. Аларда да битлек булмады. Аның каравы һәркайсында да антисептик сатыла.

Чираттагы даруханә “Аптека от склада” дип атала иде. Миннән алда гына фармацевтка битлек, антисептик һәм перчаткалар сорап, өлкән яшьтәге бер бабай мөрәҗәгать итте. Күрәсең, урамга сирәк чыга, ә бәлки, башка юлы да кирәкле әйберләрен таба алмыйча кайткан булгандыр. Чөнки битен ул кул сөртә торган сөлге белән каплаган иде. Үзенчә колакчыннар да тегеп куйган.

Битлек әлеге даруханәдә юк иде. Ләкин белгечләр бабайга вискоза тукымасыннан битлек ясарга мөмкин булган салфеткалар тәкъдим итте.

— Бөтен халык кырылып шушыны ала хәзер. Ә башка чара юк. Берничә кат бөклисез дә, колакка кигертеп куяр өчен тишем генә ясыйсыз. Бик уңайлы, – диделәр аңа.

Бабай әлеге салфеткаларны һәм бер пар перчатка алды. 100 сумга антисептик та алды. Кыйммәтрәген алмакчы иде дә, акчасы җитмәде.

— Бик алыр идем дә, акчам юк шул. Әлегә менә шулар җитеп торыр, –  дип чыгып китте.

Белгечләр безгә дә бик озаклап, вирустан сакланыр өчен нинди витаминнар эчәргә кирәклеген сөйләделәр.

— Бу көннәрдә С витамины, комплекслар бик әйбәт сатыла. Ә битлекләр күптән күпләп кайтканы юк. Татарстанда әллә никадәр битлек тегәләр диләр. Нишләп безгә килеп җитми алар? Беркөн 50 данә китергәннәр иде. 10 минут эчендә сатылып бетте. Үзебез дә ала алмый калдык. Алар хәзер булмас та инде, чөнки бик кыммәтләнде бит, – диде ул.

Кибетләрдә

Даруханәләр белән бергә кибетләргә дә сугыласы иттек. Сату нокталарына битлексез керергә ярамый дисәләр дә, “Магнит”, “Пятерочка” һәм “Бәхетле”дә андыйлар шактый иде. Дөрес, “Пятерочка” кибете менеджеры Марат Аксанов әйтүенчә, соңгы көннәрдә сакланучылар арткан.

— Битлек кимәгән кешеләрне куып чыгара алмыйбыз, әлбәттә, – ди ул. Сүз уңаеннан, “Магнит” кибетчесеннән дә шундый ук җавап ишеттек. — Ә үзебез саклану чараларын күрергә тырышабыз. Битлек, перчатка киябез. Антисептикларыбыз да бар. Дөрес, башта без дә әлеге хәлләр безгә килеп җитмәс дип уйлый идек. Шуңа күрә курку да юк иде. Хәзер караш үзгәрде, әлбәттә.

Сатуга килгәндә, Марат әйтүенчә, алар мартта сату планын арттырып үтәгән. Апрельдә исә сату күпкә кимегән. Якынча, февральдәге кебек, ди ул.

Мартта халык продукцияне киштәләргә тезгәнче үк чират торып алып бетерә иде. Хәзер күпчелеге өйдән эшләсәләр дә, көндәлек товаплар гына ала. Запасны яхшы туплаганнар ахрысы, – ди Марат.

Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз: Казан даруханәләрендә антисептиклар юнәлтү белән проблема юк. Күңелең ни тели, шундыйны алырга мөмкин. Бәяләре дә төрле. Арзанраклары да, кыйммәтрәкләре дә бар. Вируска каршы препаратлар да, витаминнар да бар. Бик сирәк кенә булса да перчаткасы да очрады. Ә менә битлекләр алты даруханәнең берсендә дә булмады. Битлеге булмагач, кибеткә киеп баручысы да азрак шул.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү