Владимир Путин автомобиль җитештерү сәнәгатенә ярдәм итү буенча кайбер карарларның кабул ителүен хәбәр итте

Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе чорында илебезнең автомобиль сәнәгатендәге хәлләргә һәм тармакка ярдәм итүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Видеоэлемтә режимындагы киңәшмә эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КамАЗ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Владимир Путин автомобиль индустриясенең коронавирус эпидемиясенең аянычлы нәтиҗәләрен нык сизүен, аның күрсәткечләренең башлыча куллану базары һәм бөтен икътисад торышын чагылдыруы турында сөйләде. «Апрельнең беренче атналарында кайбер җитештерүчеләрнең продукциясе бөтенләй сатылмады диярлек. Моның ни белән янавы барыбызга да аңлашыла. Иң элек эш урыннары кыскару, хезмәт хаклары кимү күркынычы дигән сүз бу. Россия автомобильләр җитештерү сәнәгатендә 300 меңгә якын кеше эшли. Моннан тыш ил күләмендә меңнәрчә предприятие автомобиль заводларына бәйле. Болар – кече һәм урта бизнес, ваклап сату челтәре һ.б.», – диде Президент.

Дәүләт башлыгы, барлык санитария һәм профилактика чараларын төгәл үтәп, автомобиль җитештерү сәнәгатенең эшен тәэмин итү һәм продукциясенә ихтыяҗны саклап калу зарурилыгын билгеләп үтте. Россиядә 2008-2009 елларда автопромга кризиска каршы ярдәм итү тәҗрибәсе бар, диде ул.
Владимир Путин автомобиль җитештерү сәнәгатенә ярдәм итү буенча инде кайбер карарларның кабул ителүен дә билгеләп үтте. Әйтик, Россиянең 12 автомобиль заводы төп предприятиеләр исемлегенә кертелгән. Мондый компанияләр өчен әйләнештәге акчаны тулыландыруга ташламалы кредитлар күздә тотылган. Моннан тыш федераль акча хисабына автомобиль техникасын өстәмә рәвештә сатып алу турында карар кабул ителгән.

Киңәшмәдә КамАЗ генераль директоры Сергей Когогин предприятиедәге хәлләр турында сөйләде. Чаллы автогиганты ил икътисады өчен төп предприятиеләр исемлегенә кертелгән һәм үзенең эшчәнлеген яңартып җибәргән. Сергей Когогин, эчке ихтыяҗны торгызу максатыннан, федераль ведомстволар өчен автомобиль техникасын быел икенче кварталда (2021 һәм 2022 елларга планлаштырылган булса да) сатып алуны тәкъдим итте.


Фикер өстәү