Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ 55 мең кешегә азык-төлек җыелмаларын өләшә башлаячаклар

Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ 55 мең кешегә азык-төлек җыелмаларын 29 апрельдән өләшә башлаячаклар. Бу эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буена башкарыла.

Күрсәтеләчәк ярдәм турында коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшү буенча республика штабы утырышында да сөйләштеләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ярдәмгә мохтаҗлар арасыннан иң күбесе – кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионерлар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар. Моннан тыш әтисе яки әнисе алимент түләүдән качып йөрүче аз керемле гаиләләр балалары, кризистан иң зур зыян күргән тармакларда эшләүчеләрнең яки үзмәшгульләрнең балалары һ.б. шушы ярдәмне алачак. Азык-төлек җыелмаларының беренче өлеше 29 апрельдән 5 майга кадәр таратылачак. Икенче өлешен исә 10 майдан соң өләшү планлаштырыла. Ярдәм программасын тормышка ашыруга 5 меңгә якын волонтер ярдәм итәчәк.
Штаб утырышында Татарстанда яшәүчеләрнең хакимият органнарына мөрәҗәгатьләренең берничә тапкыр үсүе дә билгеләп үтелде. Шуңа күрә Ләйлә Фазлыева районнар җитәкчеләрен мөрәҗәгатьләргә мөмкин кадәр тизрәк җавап бирергә һәм гражданнарның проблемаларын хәл кылырга чакырды.
– Министрлыкларга, ведомстволар, Татарстан Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинеты, “Роспотребнадзор”га юлланган мөрәҗәгатьләр саны берничә тапкыр артты. Аларның барысын да карап тикшерергә кирәк, – диде Премьер-министр урынбасары. – Мөрәҗәгать итүченең һәркайсы белән эшләргә – проблемаларын хәл кылу өчен шалтыратырга, алар белән аралашырга кирәк.
Коронавирус инфекциясе таралу аркасында булдырылган вакытлыча госпитальләрдә хәзер Covid-19 белән чирләүчеләр генә түгел, бәлки башка диагнозлы, хроник авырулы кешеләр дә дәваланырга мөмкин. Шуңа күрә республикада яшәүчеләргә, куркуга бирешмичә генә, госпитальдә дәваланучыларның һәммәсенә коронавирус “тагарга” кирәкми. Ләйлә Фазлыева районнар җитәкчеләренә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.
– Сырхау Covid-19 госпиталенә эләккән икән, аның, һичшиксез, әлеге чирне йоктыруын аңлатмый әле бу. Кешеләрне тынычлыкта калдырыгыз. Госпитальгә эләгүчеләрнең һәммәсен шундук “җирләү”, үлемгә хөкем итү кирәкми, – диде ул. – Бөтен Татарстан буенча госпитальләр булдыруның максаты – коронавирус инфекциясе көчәю очрагында кешеләргә мөмкин кадәр тиз һәм нәтиҗәле төстә ярдәм итү, – дип басым ясап әйтте ул.
Чирләүчеләрне дәвалау белән беррәттән, аларның ишәймәвен кайгырту да бик мөһим. Шул сәбәпле бүген республика обсерваторларында 300гә якын кеше (Гоа, Анталия һәм Таиландтан кайтучылар) табиблар күзәтүендә тора. Хәзерге вакытта республикага чит дәүләтләрдән генә түгел, бәлки илнең башка төбәкләреннән кайтучылар өчен дә 14 көнлек мәҗбүри карантин кертелде. Чит илдән кайтып төшүчеләр мәҗбүри рәвештә ике атнага обсерваторларга урнаштырыла. Арада республика районнарында яшәүчеләр дә бар. Аларның бер өлеше инде 30 апрельдә “Ливадия”дә оештырылган обсерватордан чыгарылачак. Шуннан соң ябылуда ятарга мәҗбүр булучыларның һәркайсын өйләренә озатып куячаклар. Премьер-министр урынбасары әйтүенчә, аларның барысы да – сәламәт.

P.S. “Бердәм Россия” яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә алгы сызыктагы медикларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итүне тәкъдим итте. Бу хакта видеоэлемтә режимында үткәрелгән Бөтенроссия селектор киңәшмәсендә белдерелде, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган җыелышта Татарстан волонтерларының эше уңай яктан бәяләп үтелгән. Шулай ук республикада сайлау кампаниясенә әзерләнү мәсьәләсе каралган. Фәрит Мөхәммәтшин, әйтүенчә: “Эш Үзәк сайлау комиссиясе билгеләгән режимда алып барыла”.


Фикер өстәү