Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентаризмы көне белән котлады

 

 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия парламентаризмы көне

уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне истәлекле дата – 27 апрельдә билгеләп үтелә торган  Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. 114 ел элек нәкъ менә шушы көнне I чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы үз эшен башлап җибәрә. Җәмгыятьтәге төрле катлауларның мәнфәгатьләрен исәпкә алуга, сәяси вәкиллеккә, партияләр үсешенә таба беренче адым шул вакытта ясала.

Бүген парламентаризм ул – кагыйдә буларак, дәүләт һәм җәмгыять хезмәттәшлегенең хакимиятләр бүленүенең төп принцибына һәм хакимиятнең иң югары вәкиллекле (закон чыгару) органының әйдәүче ролен тануга нигезләнгән конституциячел беркетелгән системасы. Белүегезчә, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин илебезнең ике палаталы парламентына – Федераль Җыенга үзенең еллык Юлламасында илнең Төп законын үзгәртү һәм тулыландыру буенча берничә җитди тәкъдим кертте. Шулар арасында Россия дәүләтенең сәяси системасында Федерация Советының һәм Дәүләт Думасының ролен һәм җаваплылыгын сизелерлек арттыра торганнары да бар. Эшче төркем кысасында эксперт җәмәгатьчелеге, иҗтимагый һәм сәяси оешмалар вәкилләре бу яңалыклар җәмгыятьнең алга таба да демократияләшүендә уңай чагылыш табар дигән уртак фикергә килделәр. Бөтен ил халкы кебек татарстанлылар да граждан активлыгын күрсәтеп, тавыш бирү участокларына килерләр һәм тәкъдим ителгән Конституция реформасына карата үз фикерләрен әйтерләр дип ышанам.

Быел безнең Ватаныбызда юбилейлар елы. Әһәмиятле тарихи вакыйгалар арасында Бөек җиңүгә – 75 ел, Татарстан АССР төзелүгә – 100 ел, Дәүләт суверенитеты турында дек­ларация кабул ителүгә – 30 ел… 30 мартта без республиканың иң югары закон чыгару һәм вәкиллекле органының – Дәүләт Советының 25 еллыгын билгеләп үттек. Нинди генә сынаулар аша үтсә дә, чирек гасыр буена парламентыбыз җитди юл узды. Бүген Татарстанда ныклы закон чыгару базасы төзелде, икътисадны, социаль-мәдәни өлкәне, җирле үзидарәне тотрыклы үстерү өчен нигез салынды. Һәрьяклап исәпләнгән хокукый актлар кабул итүнең ышанычлы нигезе һәрвакыт традицияләрне ихтирам итү, мөһим проблемаларны тирән анализлау, сайлаучылар белән даими элемтәдә тору булды һәм хәзер дә кала. Ышанам ки, тупланган тәҗрибә һәм югары осталык республиканың депутатлар корпусына Татарстан һәм бөтен күпмилләтле Ватаныбыз халкы хакына алга таба да үзенең норма чыгару комплекслы эшчәнлеген дәвам иттерергә мөмкинлек бирер.

Сезне чын күңелдән Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. Исәнлек-саулык, барлык эшләрегездә дә уңышлар телим. Бәхетле һәм имин булыгыз!


Фикер өстәү