Юлбашчыны сагынасызмы?

Ленин идеяләре яңадан актуальләшмиме? Ильич булмаса, өч гасыр ярым буе дәүләтсез яшәгән татар, чикләнгән булса да, дәүләтчелек – автономияле рес­публикага тиенә алыр идеме? Бу атнада пролетариат юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленинның тууына 150 ел тулып узды.

«Бөтен прогрессив кешелек көтеп алган бөек дата». Әгәр без һаман да совет строенда яшәсәк, мәгълүмат чаралары шулайрак язар һәм сөйләнер иде. Бүген исә Ленин дигәндә аны каралтуны, ким дигәндә, дәшмәүне хуп күрәләр. Тик Октябрь инкыйлабы авторын тарих чүплегенә болгап атарга теләгәннәр янәшәсендә аңа табынганнар да әле бөтенләй юк түгел. Гомумән, дөньяда беренче социалистик ил тергезгән затка караш бүген шактый каршылыклы.

Каршылыклылык, бер яктан, сәяси авырлыгы, зиһене, зирәклеге Лениннан күпкә кайтыш Сталинның бүген халыкның билгеле бер өлешендә артык популяр булуында. Яшьләрнең, урта буынның Ильичны, аның кылганнарын, көрәшен белмәүдә. Ә икенче яктан нәрсә күрәбез? Һәр шәһәрнең диярлек үзәк мәйданында юлбашчыга һәйкәл әле һаман да тора. Урам исемнәрендә дә – ул. Ульян каласын да Сембер дип атарга ашыкмыйлар. Бу юллар авторы яшәгән шәһәр дә шушы көнгә кадәр юлбашчы исемен йөртә: исем алыштыру хакындагы сүзнең көн кадагына куелганы юк.

Ленин бүген – мәңгеләштерелгән, бер үк вакытта онытылган да даһи.  Аның «көндәше» – соңгы арада яңадан пьедесталга үрмәләгән «халыклар атасы»на исә әлегә ни һәйкәл, ни урам, ни бакча-парк. Аерым сталинистлар гаҗәпләнгәнчә, «нинди гаделсезлек!»

Тик чын гаделсезлек, әйткәнемчә, Ленинны күләгәгә куып кертеп, шунда тотуда. Без аның хакында яхшыны да, начарны да белергә тиеш. Гаделсезлек – тагын Октябрьне онытып, ил мөлкәтенең яңадан тар даирә кулына күчүендә, безнең фәкыйрьлектә. Безгә яңа тетрәнүләр, яңа инкыйлаб кирәкме әллә? Бөеклек, бөтенлек дип, тәртәне унитарлык ягына борганда, кече милләтләрне җәберләгәндә, «Пандора тартмасы» – телевизор аша халыкны миңгерәүләткәндә без гаделлек хакында уйланабызмы?

Безнең аерым сәясәтчеләр Ленинны хәзер шул тартма ярдәмендә, «ил астына бомба салып калдырган» явыз затка әйләндерде. Ул җирән сакал, революция ясау гына җитмәгән, союздаш һәм автономияле республикалар төзеп, ягъни Россияне федератив, хәтта ки конфедератив калыпка куеп, чиксез зур хата ясаган икән. Имештер ки, Россия, патша заманындагы кебек, тоташ губернияләрдән генә торса, милли-территориаль бүленеш булмаса, ул узган гасыр азагында таркалмыйча, элекке чикләрдә каласы, бәхетебез ташып ашасы булган бит. Андый сәясәтчеләр мантыйгы буенча россияленең бәхете – илнең чамасыз зурлыгында, милләтләрнең үзбилгеләнеш дип кыбырсымавында (хокуксызлыгында, дип укы) икән ич.

Биредә кылт итеп Ленинның безнең буын яхшы белгән «Милләтләрнең үзбилгеләнеш хокукы турында» исемле данлыклы хезмәте, аның тезислары искә төшә. Изүче һәм изелүче милләтләр билгеләмәсе, изелүнең дәүләтчелек булганда гына юкка чыгу мөмкинлеге, бөекдержавачылык чиренең урыс кешесенең күзләрен томалап торуы турындагы бүген дә актуальлеген югалтмаган сүзләр – барысы да шунда.

Россия империясен «халыклар төрмәсе» дип атаган беренче кеше дә – Ленин. Урыс шовинизмын, аның әшәкелекләрен яхшы белгән, аны даими тәнкыйтьләп торган зат та – шул пеләш революционер.

Большевиклар 1922 елда Россия таркалмасын өчен генә федерация (СССР) төзергә мәҗбүр булган, дию, Ленинның инануларын, хезмәтләрен белгән тәкъдирдә, миңа калса, өлешчә генә дөрес. Республикалар союзын ул ихластан теләгәндер. «Ленин аңа үзе исем кушкан, бәхет теләп гомер-гомергә». Татарстаныбызның йөз еллык юбилеен билгеләргә җыенганда, безгә дә, Сибгат Хәким шигырендәге бу юлларның пафос, күпертү түгеллегенә ышану дөрес булыр…

Кайсыдыр датага атап чыккан бер язманың исемен «Җиңгән һәм җиңелгән Ленин» дип куйганым хәтердә. Ленин җиңелдеме соң? Илләр социализмнан ваз кичкәнлектән, җиңелде, дияргә дә мөмкиндер. Тик ул дөньяны үзгәртә алды. Шулай булмаса, алдынгы илләрдәге бүгенге көчле социаль яклауны, «швед социализмы» дип аталган күренешне, социаль дәүләтләрне без белер идекме? Бүгенге Кытайны – коммунистлар төзегән капитализмны, чынлыкта ике системадан да уңай якларны алып, ике дистә ел эчендә күрелмәгән уңышларга ирешкән дәүләтне күрер идекме? Сигез сәгатьлек эш көненең тарихы да 1917 елдан башлана. Җыеп әйткәндә, телибезме без аны, юкмы, Ленин узган ХХ гасырның беренче кешесе, беренче номерлы шәхесе булып кала. Узган гасырның гына микән әле. Аңа тикле дөньяны ул дәрәҗәдә беркем дә үзгәртә алмаган. Аны бернинди Цезарьлар, Чыңгыз ханнар, Наполеон ишеләр белән янәшә куеп булмый. Ул барысыннан да ике-өч башка югары. Андый югарылык аның бөек яулап алучы, үз кесәсен, үз мәнфәгатен кайгыртучы булмавы белән дә аңлатыла. Ул – дөньяны гадел итәргә алынган көрәшче. Әйе, күп нәрсә ул уйлаганча чыкмады. Тик кыска буйлы, пеләш һәм бераз сакаурак шул зат тарихка килмәгән булса, дөнья бүген барыбер икенче, гаделсезрәк һәм ипсезрәк булыр иде.

Әйе, «кызыл террор», гражданнар сугышы, алар китергән корбаннар өчен ул, әлбәттә, җаваплы. Тик революцияне ак перчатка киеп ясап та, ясагач саклап калып та булмый. Әйе, озакка сузылса да, эволюцион юл революциядән хәерлерәк, әйбәтрәк. Әмма тарихны кабаттан язу мөмкин түгел. Буласы инде булган. Иманым камил, юлбашчы 53 яшендә үлмичә, озаграк яшәгәндә без гел икенче ил буласы идек. Ленинның зирәк акылы НЭП дигән икътисади сәясәтнең күпкә масштаблырак вариантын гамәлгә ашырып, Россияне бүгенге Кытай юлына кытайлардан күпкә алдарак кертеп җибәрәсенә ышанмау авыр.

Наил Шәрифуллин

 


2 фикер

  1. Ленин-безгэ якты,туры юлны курсэтуче,гаделлек эчен керэшуче юлбашчы дип эйрэтеп устерделэр безне.Аны хэйкэлен карап,портреттан куреп белэ идек.Мин узебезнен эйдэ дэ анын портретын бик куп еллар саклаган идем.(Ул гади китап битеннэн иде,мин аны каты утэ куренмэле пакет белэн тышлап куйдым).Минем Ленинга хэрмэтем чиксез зур иде.Э хэзерге буын Лениннын кем икэнен дэ белми бит.Нишлэп ул хэзер мэктэплэрдэ эйрэтелми?Уткэнен белмэгэннен килэчэге нинди ?Килэчэктэ дэ хэзерге юлбашчылар онытылып барырмы?Югыйсэ хэр заманнын уз юлбашчылары! Ленин бабайнын эйткэн сузлэре:»УКЫРГА,УКЫРГА ХЭМ УКЫРГА!

  2. Сагынып узе кайтмый инде хэзер,ичмасам карарга хэйкэле булсын иде.

Фикер өстәү