Сагынабыз сине, Роберт! | Истәлек

Халык шагыйре, сабакташым һәм дустым Роберт Миңнуллинның бакыйлыкка күчүенә күңел әле һаман ышанып бетә алмый. Мондый хис миндә генә түгелдер. Аны балалар да, әти-әниләр дә сагынып искә аладыр. Кинәт, көтмәгәндә булды шул мәңгелеккә аерылышу.

Роберт әле алны-ялны белмичә, иҗатның төрле өлкәләрендә җиң сызганып эшләп ята иде бит. Ниш­лисең, әҗәл белән тарткалашып булмый инде. Ходай сиңа күпме яшәргә язганын, аннан да артыгын сатып алып та булмаганын барыбыз да яхшы белә.

Без Роберт Миңнуллин белән 1968 елда таныштык. Казан дәүләт университетының татар бүлегенә укырга кердек. Ул безнең төркемдә комсорг вазифасын башкарды. 5 ел дәвамында тулай торакның 4 нче катында күрше бүлмәләрдә генә яшәдек. Университетның Ирнис Рәхимуллин җитәкләгән атаклы татар хорында йөрдек. Ул хор белән Санкт-Петербургка кадәр барып җиткән идек.

Роберт төркемебездә иҗаты белән аерылып торды. Ул шигырьләрен иҗат итеп кенә калмыйча, газета, журналларда да бас­тыра иде. Аларны әдәби очрашуларда матур итеп укыды. Аның популярлыгы бик тиз үсте. Җитмәсә, баштагы чорлардагы иҗатында мәхәббәт лирикасы көчле иде. Беренче җырлары да университетта укыган чорда язылды бит. Роберт әйткән сүзеннән беркайчан да тайпылмады, хыя­лындагы уй-теләкләренә һич кенә дә хыя­нәт итми, тап төшерми торган шәхес булды. Казанга килгәнче үк инде Уфадагы университетның татар бүлегенә барып караган. Анда керә алмагач, район газетасында тәҗрибә туплап, Казанга килә һәм үзе теләгән бүлеккә укырга кабул ителә ул. Сабакташым беркайчан да әдәбият өлкәсеннән, шигырьләр иҗат итүдән туктап тормады.

Ышанып әйтә алам: беренче һәм гомерлек мәхәббәте Кларасына да беркайчан хыя­нәт итмәде. Югыйсә Клара, ничә еллар буе Роберттан аерым торып, Уфада укыды. Ә Робертка гашыйк булган кызлар шактый иде. Аларның кайберләре аңа минем аша да тәэсир итәргә тырышып карады. Роберт берсенә дә якын бармады, бары тик Кларасын көтте, аны сагынып яшәде.

Университетта укыган чорда үзешчән сәнгатьнең үзәгендә кайнадык. Казан янындагы район-авылларга барып, даими рәвештә концертлар куя идек. Биюче һәм оста җырчы, университетның география факультетында укучы Рәмис Ногманов килеп кушылгач, төркемебез тагын да җанланып китте. Концертлар вакытында Роберт үзенекеләрдән тыш, Әнгам Атнабаевның шигырьләрен дә яттан матур итеп сөйли иде. Аның иҗатына бу шәхеснең иҗаты нык тәэсир итте. Моны Робертның байтак кына шигырьләреннән тоеп була. Концертларны фольклор экспедициясендә йөргәндә дә яратып куйдык. Әнгам Атнабаев шигырьләре дигәннән, бер истәлекле вакыйга искә төшә. Студент чакта Роберт Әнгамнең «Утыз яшь» шигырен яттан сөйләп йөрде. Ул шигырь болай төгәлләнә иде:

…Без кырыкка әле җитмәгәнбез,

Утыз яшь ул нигә карт булсын?!

Йөрәкләрнең янар утлары бар,

Гармуннарның тартыр хутлары бар –

Күрекләрен өзеп тарт, дустым!

Утыз яшь ул нигә карт булсын!

Һәм шуннан соң мин гармунны тартып, уйнап җибәрәм…

Еллар узган саен Роберт белән сәхнәдә тагын очрашырга туры килгәләде. Ул бу шигырьне гел үзгәртеп сөйләргә мәҗбүр була иде.

…Илле яшь ул нигә карт булсын!

Соңгы тапкыр сөйләгәне Мөслим сәхнәсендә булгандыр.

…Алтмыш яшь ул нигә карт булсын!

70 яше тулганда гына сөйләгәнен хәтерләмим…

Роберт Татарстан Югары Советына депутатлыкка кандидат булып йөргәндә, сайлау­чылар белән очрашырга безнең районның Түреш авылына да кайткан иде. Анда шагыйрь Харрас Әюп, халык язучысы Фоат Сад­риев та катнашты. Сайлаучылар белән оч­рашу әдәби чарага, шигырь бәйрәменә әйләнеп китте. Роберт авылдашларның бай­так кына сорауларына җавап бирде, ши­гырь­ләрен укыды. Булачак депутатка наказ итеп, авылдашлар язын һәм көзен бернинди техника белән дә үтеп булмый торган Тү­реш белән Иске Карамалы авылы арасына асфальт юл салуда ярдәм итүне сорадылар. Робертның: «Сезнең наказны үтәргә бөтен көчемне куячакмын!» – дигән сүзләре бүген дә колак төбендә яңгырап тора. Юл тиз генә төзелмәде. 7-8 елдан соң, ниһаять, ике арада һәм Түреш урамында асфальт юл пәйда булды. Халык үз күзенә үзе ышанмады. Шул вакыйгадан соң да ул авылга халык белән очрашуга берничә мәртәбә кайтты. Тү­реш халкы аны үз баласыдай якын күрде. Өлкәннәр рәхмәт сүзләрен елый-елый җиткерде.

Роберт Мөслимне, аның халкын бик хөрмәт итте. Төрле җыелышларда бик теләп катнашты, чыгышлар ясады. Мәктәп укучылары белән дә очрашуларга теләп йөрде. Без төркемдәшләр белән еш очрашып тора алмадык. Берсе исә бик истәлекле булды. Робертның депутатлык хезмәтендә чагы иде. Безнең очрашуны да ул оештырды. Төркем җитәкчебез – филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп ага Миңнегулов белән бергә автобуста Биләргә юл тоттык. Роберт ялыбызны бик матур, файдалы итеп оештырган иде. Концерт та булды, кунак сые да онытылмады. Район җитәкчелеге дә бик җылы кабул итте. Ул төнне Идел буенда аерым палаткаларда үткәрдек. Төркемдәшләребез белән шул очрашу бүгенгә кадәр күз алдында тора. Барыбыз да аның өчен Робертыбызга мең рәхмәтле.

Роберт, лаеклы ялга чыккач та, иҗаттан аерылмады. Аның һәм безнең бәхетебезгә, берничә төрле социаль челтәрләр барлыкка килде. Роберт социаль челтәрдә көнгә берничә пост куя иде. Матур табигать күренешләрен дә фотога төшереп элә. Төрле иҗат кешеләренең туган көннәре, юбилейлары турында да җентекләп язып барды. Вакыйгалар уңаеннан яңа гына табадан төшкән шигырьләрен тәкъдим итте.

Аның инстадашлары Робертның иртәнге сәламләвен түземсезлек белән көтеп алалар иде. Аз гына соңардымы: «Әллә авырып киттегезме, Роберт абый?» – дип юксындылар. Ул шулкадәр көчне, энергияне каян алгандыр, ничек өлгергәндер, әйтү кыен. Аның шәхси архивында сакланган фотоларның гына да исәбе-хисабы юк иде. Кызганыч, бүгенге көндә язучылар арасында Роберт белән тиңләшерлек, аның Инстаграмындагы кебек эшен дәвам иттерерлек кешеләр бик сирәк.

Бәхеткә, ярый әле Робертның кызы Таңсылу, игелекле эшне дәвам иттереп, көн саен әтисенең шигырьләре, җырлары белән инстадашларның күңелләрен күреп, олы югалту ачысын азга гына булса да җиңеләйтеп тора. Бу хезмәтең өчен тирән рәхмәт сиңа, сеңлем Таңсылу!

Робертыбыз мәңгелеккә күзен йомды. Тик шуңа ышанам: аның шигырьләре һәм җырлары, гомумән, әдәби иҗаты озак еллар буе күңелләребездән китмәс, балаларыбыз һәм оныкларыбызны, милләтебезне, телебезне сакларга өндәп торыр. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Роберт туган!

 Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган укытучысы, балалар шагыйре.


3 фикер

  1. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек, Фәния! Бүген иртән иртүк Хатыйп абый Миңнегулов та шалтыратты. Саулык — сәламәтлек, иҗат уңышлары телим.

  2. Бик дорес сузлэр Кем генэ сагынмый икэн Роберт абыйны бик юксынабыз урыны ожмахта булсын инде.

Җавап Отменить ответ