#РәхмәтТабиб: “ВТ”ның баш мөхәррире РКБның инфекция госпиталендә “кызыл зона”да булып, табибларның эшләрен күреп кайтты

“Ничек эшлисез сез бу киемнән?!” Операция костюмы өстеннән өченче кат костюмны кигерә башлагач әйткән беренче сүзем шул булды. “Бөтен матурлыгыгызны яшердек шул”, – дип көлде мине киендерүче шәфкать туташы Тамара. Гадәти тормышта – ә хәзер күпләрнең тормышы шулайрак бүленә инде – ул РКБның травматология үзәгендә балалар травматологиясе бүлегендә шәфкать туташы. Бүген исә хастаханәдә вакытлыча ачылган Госпитальдә эшләүче табиб, шәфкать туташларын, санитаркаларны махсус киемнәргә киендереп “кызыл зона”га озата.

Бу бүлмәдә бүген – Тамара җитәкче. Һәркем аның сүзен тыңларга, ул әйткәнне эшләргә тиеш.

–Менә мин сезне ничек киендерәм, шулай торсын. Битлеккә дә, күзлеккә дә кагыласы булмагыз! Тәнегез бер җирдән дә ачылырга тиеш түгел, – миңа гына түгел, көн саен шунда эшләп йөрүче табибларга да бу сүзләрне кат-кат кабатлый Тамара.

– Тамара, билне кысыбрак буып карыйсыңмы әллә, бигрәк юанаябыз бит, – дип шаярталар хатын-кызлар. Тик бу матурлык урыны түгел шул. Пыяла аша күзләр генә күренә, калган бөтен җир ябык.

“Кызыл зона”га керүчеләр тулысынча чишенеп, беренче кат итеп операция костюмы кия. Аяк киеме өстеннән – бахиллалар. Яшел төстәге операция костюмы өстеннән – бер тапкыр киелә торган чалбар белән пижама, тагын бер кат озын бахиллалар аяк киемен каплап, чалбарны кыстырып, бәйләнеп куела. Шуннан кулга беренче кат пирчәткә бирәләр, башка маңгайны, чәчләрне тулысынча каплап яулык ябалар, аның өстеннән муенны, җилкәне, маңгайны махсус башлык каплый, битне– битлек өстеннән киелгән респиратор. Болар өстенә – бер тапкыр киелә торган халат, беләзек турысын махсус лента белән урыйлар, кулга терсәктән өскә хәтле озын җиңсә кидерәләр. Шуның өстенә махсус алъяпкыч каплап, кулга, халат җиңнәрен кыстырып, тагын бер пар пирчәткә, махсус күзлек киясе. Алъяпкычка маркер белән исем, вазыйфа языла – юкса, башкача таный торган түгел. Махсус журналда теркәлергә дә кирәк.

РКБның баш эпидемиологы Назико Когуашвили белән “сары зона”га узабыз. Ул ике яктан ишек белән бүленгән, шартлы рәвештә чиста санала торган зона. Бер ишек ябылмыйча, икенчесен ачарга ярамый. Назико Елгуджаевна миннән аны тыңларга, бер адым да читкә китмәскә сүз ала, бернәрсәгә кагылырга, стенага сөялергә ярамавы турында кисәтә.

“Кызыл зона”. Ишекләр ябылган, ябыштырылган, гадәти элмә такталарны вакытлычалары алыштырылган. Бирегә бер авыру тарихы да, кәгазь дә алып менмиләр, чөнки кире алып чыгарга ярамый. Барысы да компьютерда.   Госпитальдә дәваланучылар арасында коронавирус дип шикләнелгән, әмма әле диагнозлары расланмаган авырулар да бар. Андыйлар өчен аерым ике кат бирелгән, алар изоляциядә,  яннарына бөтенләй башка медицина персоналы керә, ягъни авыручылар һәм шиклеләрне төрле табиблар карый. Реанимация бүлегендә – 8 авыру, аның иң өлкәненә – 92 яшь. Сүз уңаеннан шуны искәртик: Республика клиник хастаханәсендә оешкан вакытлыча госпитальдә 60 яшьтән өлкәнрәкләр дәвалана. 60 яшькә кадәрле авырулар өчен Казанның 7 нче хастаханәсендә аерым госпиталь оештырылды.

Авырулар бер палатада 2-3 кеше ята, палатадан чыгып йөрмиләр, әлбәттә, туганнары белән аралашу да – телефон аша гына, күчтәнәчләр дә кабул ителми.

– Табибларга рәхмәт сүзләремне языгыз әле, – дип мөрәҗәгать итте бер авыру ханым. – Мин Биектаудан, анда ике көн яткач монда китерделәр. Мондагы игътибар – кайберәүләрнең өендә дә мондый да булмый. Шулкадәр әйбәт дәвалыйлар, тәмле итеп ашаталар…

– Ашау – мөһим фактор, – дип кушыла Назико Когуашвили. – Көч туплау, иммунитетны ныгыту өчен бу бик мөһим.

–Алар бит өенә кайтмый эшли, туганнары белән аралашмый. Барысы да безнең өчен, – дип күз яшьләрен сөртә авыру.

Табиблар өчен дә иң авыры – якыннары белән күрешмәү. Алар кайсы – кунакханәдә, кайсы – тулай торакта яши. Ирләре, хатыннары, балалары белән сөйләшүләр – телефон аша гына.

–Кызыма мине күрми торганы өчен смартфон алып бирергә вәгъдә иттем, –  дип көлә шәфкать туташы Забелина.–Начар әйбер турында уйламаска тырышабыз. Баш тарту, эштән китү турында уйлап та карамадым. Бу – минем эшем, мин аны башкарырга тиеш.

–Июнь аенда туебыз булырга тиеш иде, күчердек… Егетем хәлемне аңлый. Аны да, әти-әниемне инде бер ай күргәнем юк. Арытты, бик арытты, әмма бу безнең эшебез, – ди эпидемиолог Рушания Әбунәгыймова.

–Безнең табиблар һәрвакыт һәрнәрсәгә әзер! – ди РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев. – Безнең госпиталь көнләп түгел, сәгатьләп оешты. Табиблар белән дә каршылыклар булмады, хәлнең катлаулылыгын барыбыз да аңлый. Саклык чаралары күрергә, аралашуны киметергә кирәклеген дә алар яхшы белә, шуңа өйләренә дә кайтмыйлар. Кунакханәдә, тулай торакта шартларны тудырдык. Җиңел очрак түгел, әмма без халык сәламәтлеге өчен барысын да эшлибез.

…Берәр сәгатьтән минем хәлем китә, күз алларым караңгылана башлады. Һава җитми. Кием авырлыгыннан. “Ярый әле, урамда эссе түгел, шуңа сөенәбез”, –  ди Назико Елгуджаевна һәм тизрәк чыгу юлына алып китә.

Чыгу исә тагын да катлаулы. Аерым билгеләнгән зонада баштанаяк дезинфекциялиләр: өстеңә махсус сыекча сиптерәләр. Бер кат киемне салган саен пирчәткәле кулларны махсус сыекчага тыгып аласың, һәр катын салган саен шулай. Киемнәр исә аерым савытка салына, аларны ташлаячаклар, күзлекне дезинфекцияләп кире кияргә була. Шуннан соң душ керәсе. Чиста зонага чыккач, кулларны кабат-кабат дезинфекцияләп, борынга, күзләргә ниндидер сыекча салалар, тамакны исә югары процентлы спирт белән чайкыйлар…

Гөлнара Сабирова

Тулы язма – алдагы көннәрдә.


Фикер өстәү